Металл конструкцияләр җитештерү
Металл конструкцияләрне җыючы-слесарь биналар һәм корылмаларның киң спектрында – торак йортлардан алып күперләргә һәм төзелеш җайланмаларына кадәр кулланыла торган корыч конструкцияләрне кисә, җыя һәм төзекләндерә. Әлеге һөнәр металл материалларының зур ассортименты белән эшләүне күздә тота.
Квалификацияле металл конструкцияләрне җыючы-слесарьның төп билгеләре: математик исәпләүләр һәм геометрик төзүләр алымнарын яхшы белү, инженерлык сызымнарын укый алу һәм алар буенча билгеләү, кисү, корылмада плитәләр-листларны формалаштыра һәм төгәл итеп җыя белү. Әлеге һөнәр иясе җыелма элементларны ясау өчен кисә һәм формалаштыра торган коралларның күп төрләре, шулай ук механик максатларда да, төзелеш мәйданнарында да материалларны монтажлау һәм тоташтыру өчен төрле типлардагы эретеп ябыштыру процесслары белән эш итә белергә тиеш.
Металлдан булган төзелеш конструкцияләре сәнәгатьтә, шул исәптән сөт җитештерү, фармацевтика, химия тармакларында, биналарның, күперләрнең корыч конструкцияләрен төзү таләп ителә торан гражданлык корылмалары проектларында, күтәрү җиһазларында киң кулланыла. Якындагы елларда сәнәгать, коммерцияле һәм торак төзелеше проектларының саны арту көтелгәнлектән, бу төр эшчәнлеккә сорау зур булачак.
Конкурсантлар һәм нәтиҗәләр
Дунминь Син
730
Хао Лю
720
Йоханнес Кальсс
718