Мехатроника
Мехатроника буенча белгеч төрле автоматлаштырылган сәнәгать системаларын проектлый, төзи, аларга техник хезмәт күрсәтә һәм аларны ремонтлый. Мехатроника механика, пневматика, электроника, программа продуктлары һәм роботлаштырылган һәм автоматлаштырылган системаларны эшләү өлкәләрендә белемнәрне бергә туплый.
Әлеге профиль белгече төрле техник мәсьәләләрне чишү һәм автоматлаштырылган механика җиһазларының дөрес эшләвен тәэмин итү өчен үзенең инженерлык белемнәрен куллана.
Квалификацияле белгеч махсуслаштырылган компьютер тәэмин ителешеннән ышанычлы файдаланучы булып тора һәм физик, математик алымнар, робот техникасы һәм электрон системаларны проектлау буенча тирән белемнәргә ия.
Мехатроника даими үсештә, шуңа күрә әлеге өлкә белгечләре, барыннан да элек, электротехник һәм электрон сәнәгатьтә җитештерүне автоматлаштыруның инновацияле технологияләрен күзәтеп барырга тиешләр.
Кагыйдә буларак, мехатроника буенча инженерлар, мисалга, электр челтәрләре яки компьютер программалары өлкәләрендә компетенцияләре аларныкын тулыландыра торган башка белгечләр белән командада эшлиләр.
Әлеге өлкәдәге белгечләр биомедицинаны, автомобиль төзелешен, азык-төлек сәнәгатен һәм эре серияле җитештерүне дә кертеп, төрле тармакларда хезмәт куялар. Мехатроника буенча белгечләргә ихтыяҗ технологик процессның зур темплар белән үсеше һәм сәнәгатьнең төрле тармакларында катлаулы автомат системаларга кызыксыну арту белән аңлатыла.
Конкурсантлар һәм нәтиҗәләр
По Ян Тюэ
736
Чэн Сюнь Сун
736
Чэнхао Инь
733
Ху Се
733
Хироки Мацумото
729
Рёта Моримото
729
Итало Гонсалвиш
729
Эдмилсон Соуса Нету
729
Жозиа Лангхарт
729
Рафаэль Фуррер
729