Ландшафт дизайны
Ландшафт дизайнерының төп максаты – шәхси һәм иҗтимагый киңлекләрдә бакчалар һәм яшел утыртмалар проектлау һәм булдыру, шулай ук аларны карап тоту. Ландшафт дизайнеры алдында шәһәр паркларыннан башлап шәһәр читендәге бакчаларга кадәр булган зур эш мөмкинлекләре ачыла, әмма теләсә кайсы очракта да ул үз хезмәте белән гүзәл яшел утраулар тудырырга тиеш.
Тәҗрибәле дизайнерлар, кагыйдә буларак, оригиналь концепция эшләүдән башлап ландшафт дизайны һәм яшелләндерүгә кадәр булган проектларда катнашалар. Әлеге өлкә белгечләре агачлар һәм куакларга характеристика бирү, аларны туфрак һәм климат шартларын исәпкә алып утырту, үстерү һәм аларны тәрбияләү үзенчәлекләре өлкәсендә тирән белемнәргә ия булырга тиешләр. Ландшафт дизайнерыннан шулай ук креативлык һәм булачак бизәлешне реаль чынбарлыкта күзаллый белү сорала. Моннан тыш, аның ул тудырган проектның әйләнә-тирә мохиткә һәм кыргый табигатькә ничек тәэсир итәчәген дөрес аңлау өчен, экология өлкәсендә белемнәре дә тирән булырга тиеш.
Ландшафт дизайнерлары еш кына аерым затларның, архитекторларның, компанияләрнең һәм муниципаль хакимиятнең заказлары буенча ачык һавада эшлиләр. Коммерцияле, сәнәгать һәм торак төзелеше өлкәләрендә яңа ландшафтлар планлаштыру һәм гамәлдәгеләрен үстерүгә булган ихтыяҗ әлеге өлкәдә эшләүчеләргә сорау артуга китерәчәк.
Конкурсантлар һәм нәтиҗәләр
Марио Лорис Энц
757
Фабиан Ходель
757
Даниэль Перкманн
735
Патрик Стаскитц
735
Луис Карлос Фигероа Фигероа
726
Нельсон Алехандро Рохас Дуарте
726