Интернет-портал архивлаштырылган. WorldSkills хакында актуаль мәгълүмат белән worldskills.org сайтында танышырга мөмкин.

Кунакханә белән идарә итү

Кунакханә администраторы кунакларга хезмәт күрсәтү буенча күпсанлы эшләр башкара: клиентларны каршы ала һәм кабул итә, алар өчен бүлмәләр резервлый һәм кунаклар биредә булган чакта үзләрен уңайлы хис итсеннәр өчен тиешле шартлар тудыра. Әлеге өлкә белгечләре эре кунакханә челтәрләрендә дә, шулай ук зур булмаган кунакханәләрдә дә бик кирәк.

Кунакханә администраторының төп эш зонасы — фронт-офис. Бу белгеч даими рәвештә компетенцияләрнең киң диапазонын кулланып эш итә. Монда җирле һәм гомуми туристлык мәгълүматын белеп тору, инглиз телен язма һәм сөйләм дәрәҗәсендә яхшы белү, компьютер грамоталылыгы, яхшы манералар, матур тышкы кыяфәт, югары аралашу һәм социаль күнекмәләре, кыенлыкларны хәл итә белү, саннар һәм акчалар белән эш итә белү, бүлмәләрне броньлауга гаризаларны эшкәртү, кунакларны каршы алу, аларга хезмәт күрсәтү һәм кунакханәдән озатып калу да керә. Кунакханә администраторы теләсә-кайсы кунакханә хуҗалыгында төп рольне уйный. Аның гамәлләре кунакханә репутациясенә турыдан-туры йогынты ясый.

Глобальләшү, социаль һәм демографик үзгәрешләр һәм транспорт үсеше туристлык һәм эшлекле сәяхәтләр индустриясен алга этәрә. Сәяхәтләр һәм мобильлек дөнья күләмендә социаль һәм икътисадый үсешнең мөһим факторы булып тора. Шулай итеп, кунакханә администраторларына ихтыяҗ командировкалар сегментының үсеше һәм ял итү нияте белән сәяхәтләр кылуларның артуы белән бәйле. 

Тулырак мәгълүмат Яшерергә

Конкурсантлар һәм нәтиҗәләр

Виталия Яковенко

Россия

775

Оливер Ланг

Австрия

741

Элиас Ларссон

Швеция

738

Кызыклы фактлар

Кунакханә бизнесы 2000 ел элек Борынгы Грециядә һәм Борынгы Римда барлыкка килгән. Ул вакыттагы кунакханәләр холлдан, йокы бүлмәләреннән һәм ат абзарыннан торган йорттан гыйбарәт булган.

Дөньядагы иң борынгы кунакханә Япониянең Комацу шәһәрендә урнашкан, аңа 1301 ел. 718 елда салынганнан бирле аның белән бер үк гаиләнең 52 буыны идарә итә.

Берече заманча отель 1768 елда Англиянең Эксетер шәһәрендә ачылган һәм Royal Clearance Hotel дип аталган.

Франция һәм Швейцария чигендә бүлмәләр аркылы илләр арасындагы чик узучы кунакханә бар. Кунакханәдә тукталучылар Франциядә йоклый, ә тешләрен Швейцариядә чистарта алалар.

Тәүлек буе хезмәт күрсәтү һәм бүлмәләрдәге телефоннарны XX гасырда Нью-Йоркта (АКШ) яңа The Waldorf Astoria кунакханәсен ачкач кертәләр.

Бүлмәләрдә кечкенә флаконлы шампуньнәр, кечкенә сабын кисәкләре һәм теш пастасы тюбикларын куюны беренче тапкыр 1970 елларда Лондонда, Four Seasons кунакханәсендә уйлап тапканнар.

Компетенцияләр буенча ярышлар ничек уза?
1
Конкурсантлар конкурс биреме ала
2
Конкурсантлар конкурс биремен башкара һәм тәмамланган/тәмамланмаган эшләрен билгеләнгән вакытка җибәрә
3
Эскпертлар төркеме конкурсантларның WSI стандартлары буенча башкарылган конкурс биремнәрен бәялиләр
4
Мәгълүмати система нигезендә нәтиҗәләрне санау башкарыла һәм җиңүчеләр исемлеге төзелә
5
Җиңүчеләр ябылу тантанасында бүләкләнә

Компетенция турында тулырак мәгълүмат белән Шәхси кабинетта танышырга мөмкин.