Интернет-портал архивлаштырылган. WorldSkills хакында актуаль мәгълүмат белән worldskills.org сайтында танышырга мөмкин.

Коры төзелеш һәм штукатур эшләре

Штукатурчылар штукатур эшләрен башкаралар, стеналарга коры тигезләү системаларын куялар һәм шәхси йортлардан алып тарихи биналарга кадәр булган төрле проектлар кысаларында декоратив бизәкләр булдыралар.

Штукатурчылар бинаның эчендә дә, тышында да эшлиләр. Еш кына, соңгы тигезләү эшләрен башкарыр алдыннан алар металл каркасларны алып ташлыйлар һәм гипсокартоннан булган плитәләр ябыштыралар.

Югары әзерлекле штукатурчы эшенең матурлыгы, җыйнаклыгы, детальләргә игътибарлы булуы һәм катлаулы математик исәпләүләрне башкара алуы белән аерылып тора. Штукатурчылар катлаулы техник спецификацияны укый, гамәлгә ашыра һәм анализлый белергә, эшләрендә төрле материалларны кулланырга курыкмаска һәм дугалы өслекләр, ишекләр, тәрәзәләр һәм декоратив молдинглар белән эшли алырга тиешләр. Штукатурлык эшендә кулланыла торган материалларның күпчелеге агулы булу сәбәпле, штукатурчылар хезмәтне саклау кагыйдәләрен һәм куркынычсызлык таләпләрен төгәл үтәргә тиешләр.

Штукатурчылар, кагыйдә буларак, торак һәм коммерцияле проектлар төзелешләренә, шулай ук тарихи һәм мәдәни мирас объектларына  субподрядчылар сыйфатында җәлеп ителәләр. Төзелеш өлкәсе үсеше, шулай ук штукатурлау алымнары һәм материаллары өлкәсендә яңа казанышлар әлеге өлкә белгечләренә эшкә урнашу өчен зуррак мөмкинлекләр ачар дип көтелә.

Тулырак мәгълүмат Яшерергә

Компетенциянең төп партнерлары

Конкурсантлар һәм нәтиҗәләр

Имран Точиев

Россия

768

Юйчжоу Гао

Кытай

738

Сами Трабелси

Франция

731

Лорис Глаузер

Швейцария

729

Кызыклы фактлар

Штукатурка йортлар төзү һәм алар да җылылык саклау ихтыяҗыннан барлыкка килгән. Тигезләүче өслек буларак ул 7000 ел элек үк Борынгы Мисырда кулланылган.

Беренче штукатур измә составында балчык һәм яндырылган гипс булган.

Борынгы римлылар “Венеция штукатуркасын” уйлап тапканнар. Алар мәрмәр плитәләр эшкәртүдән калган тузан белән стена һәм түбәләрне тигезләгәннәр.

XIX гасырда цемент кушылу белән штукатурка составы тамырдан үзгәргән – бу өслеккә ныклык һәм чыдамлылык өстәгән.

Хәзерге вакытта декоратив штукатурка – обойларга һәм стеналарны буяуга иң яхшы альтернативаларның берсе. Классик, Скандинавия интерьерларында һәм лофт-дизайн стилендә кулланыла.

Компетенцияләр буенча ярышлар ничек уза?
1
Конкурсантлар конкурс биреме ала
2
Конкурсантлар конкурс биремен башкара һәм тәмамланган/тәмамланмаган эшләрен билгеләнгән вакытка җибәрә
3
Эскпертлар төркеме конкурсантларның WSI стандартлары буенча башкарылган конкурс биремнәрен бәялиләр
4
Мәгълүмати система нигезендә нәтиҗәләрне санау башкарыла һәм җиңүчеләр исемлеге төзелә
5
Җиңүчеләр ябылу тантанасында бүләкләнә

Партнерлар

Компетенция турында тулырак мәгълүмат белән Шәхси кабинетта танышырга мөмкин.