Кондитерлык эше
Кондитер птифурдан алып шоколадлы конфетларга кадәр әзерләү катлаулы булган тәм-томнарның киң ассортиментын җитештерә. Кондитерлык эшләре остасы кунакханәләрдә һәм рестораннарда бирелә торган яки махсус кибетләрдә сатыла торган төрле кайнар һәм салкын десертлар җитештерә.
Кондитерлар шикәр, глазурь, шоколад һәм шикәр комы нигезендәге башка ингредиентлардан катлаулы эшләнмәләр ясау тәҗрибәсенә ия булырга тиеш. Әлеге өлкәдә уңышка ирешер өчен, кондитер форма һәм төсне тоя белергә, кул эше күнекмәләренә ия булырга, чималның төрле төрләре белән эшләү буенча камил дәрәҗәдә эш итә белергә тиеш. Кондитер гигиена кагыйдәләрен белергә һәм эшчәнлегендә аларны төгәл үтәргә тиеш. Стабильлек һәм экономия аның өчен бик мөһим. Моннан тыш ул аралашучан булырга, клиентны тыңлый белергә тиеш. Иҗади сәләткә ия булган, төрле материаллар һәм җиһазлар белән эшли ала торган яхшы пешекче-кондитерлар һәм ипи пешерүчеләрне әзерләүгә күп еллар кирәк.
Кондитерлар кечкенә һәм уртача зурлыктагы кондитер кибетләрендә, кафе/пекарняларда, рестораннарда һәм кейтеринг компанияләрендә эшлиләр. Әлеге төр белгечләргә ихтыяҗ халык саны арту һәм аның сатып алу мөмкинлекләреннән, шулай ук төрле тантаналар һәм бәйрәм чараларын уздырганда тәм-томнарга сорау зур булуыннан чыгып билгеләнә.
Конкурсантлар һәм нәтиҗәләр
Цзиюнь Хан
746
Линъи Чжун
740
Юй Сян Хун
736