Интернет-портал архивлаштырылган. WorldSkills хакында актуаль мәгълүмат белән worldskills.org сайтында танышырга мөмкин.

Компьютер уеннары өчен 3D модельләштерү

Гейм-дизайнерлар, үзләренең иҗади сәләтләрен, геометрик төзелеш технологияләрен һәм күнекмәләрен кулланып, видеоуеннарда мавыктыргыч анимация образларын тудыралар.

Гейм-дизайнер уенның жанрына, стиленә бәйле рәвештә өч үлчәмдәге модельләрне ясый, модельләштерә, анимацияли һәм ясала торган уенның уен процессы эчтәлеге һәм кагыйдәләрен эшләү аспектлары - дизайн-документны кабул итүдән, креатив, техник һәм махсус компетенцияләрне кулланудан алып базарда ихтыяҗ зур булган әзер продуктны тәкъдим итүгә кадәр булган өлеше өчен җавап бирә. 

Концепцияне алып, аны күнекмәләрнең күп төрләрен кулланып, модельләргә симметрия һәм фактура биреп, геометрик чишелешләр кулланып өч үлчәмле сеткага әйләндерү өчен дизайнер концептуаль дизайн һәм анимация принципларын тулысынча аңларга, шулай ук уен персонажларын ясый һәм анимацияли белергә тиеш.  

Бүген уен индустриясе зур адымнар белән алга баруын дәвам итә һәм иң яхшы гейм-дизайнерлар иҗади күзаллау чикләрен бергә атлап чыгып, яңа технологияләр ярдәмендә гаҗәеп анимация образларын тудыручы рәссамнар һәм программалаштыручыларның иҗади командаларын җитәкләргә сәләтлеләр.

Тулырак мәгълүмат Яшерергә

Компетенциянең төп партнерлары

Конкурсантлар һәм нәтиҗәләр

Ин Ин Тань

Сингапур

753

Динцзюнь Хэ

Кытай

748

Алексей Артемасов

Россия

734

Кызыклы фактлар

1963 елда Америка программачысы Айван Сазерленд барлык заманча 3D-редакторлар һәм CAD-системаларның беренчел образы булган Sketchpad программасын уйлап тапкан.

Беренче компьютер уеннары ике үлчәмле булган: андагы объектлар бары тик уңга-сулга, алга-артка йөри алган.

1960 елда Америка инженеры-дизайнеры  Ульям Феттер үзенең эшчәнлеген тасвирлау өчен беренче тапкыр «компьютер графикасы» дигән термин керткән.

1963 елда Bell Labs компаниясе программачысы Эдвард Зейджек беренче компьютер анимациясен – иярченнең Җир тирәли хәрәкәтен ясаган.

1972 елда компьютер графигы пионеры Эдвин Катмулл беренче 3D-сурәт – үзенең сул кулының чыбыклы һәм текстурлаштырган моделен эшләгән.

Компетенцияләр буенча ярышлар ничек уза?
1
Конкурсантлар конкурс биреме ала
2
Конкурсантлар конкурс биремен башкара һәм тәмамланган/тәмамланмаган эшләрен билгеләнгән вакытка җибәрә
3
Эскпертлар төркеме конкурсантларның WSI стандартлары буенча башкарылган конкурс биремнәрен бәялиләр
4
Мәгълүмати система нигезендә нәтиҗәләрне санау башкарыла һәм җиңүчеләр исемлеге төзелә
5
Җиңүчеләр ябылу тантанасында бүләкләнә

Партнерлар

Компетенция турында тулырак мәгълүмат белән Шәхси кабинетта танышырга мөмкин.