Интернет-портал архивлаштырылган. WorldSkills хакында актуаль мәгълүмат белән worldskills.org сайтында танышырга мөмкин.

Йөк экспедициясе

Йөк экспедициясе – белгечнең чималны яки әзер эшләнмәне тәэмин итүче яки җитештерүчедән алып аларны тарату урынына яки соңгы сәүдә ноктасына кадәр илтеп җиткерүне оештыруны күздә тоткан компетенциясе. 

Экспедитор - логистика өлкәсендәге югары квалификацияле белгеч, ул йөкләрне төрле ысуллар, шул исәптән диңгез, һава, автомобиль һәм тимер юл транспорты белән йөртүнең төрле алымнарын куллана һәм аларны мөмкин булганча тизрәк һәм экономияле ысул белән китереп җиткерүне оештыра.

Йөк экспедиторлары еш кына, товарларның илләр арасындагы хәрәкәтен оештырып, халыкара дәрәҗәдә эшлиләр. Алар һәр илдә гамәлдә булган экспорт һәм импорт кагыйдәләрен һәм нормаларын, шулай ук транспорт накладнойларын, лицензияләрне, иминлек килешүләрен һәм башка кирәкле документларны рәсмиләштерү нечкәлекләрен белергә тиеш.

Тулырак мәгълүмат Яшерергә

Конкурсантлар һәм нәтиҗәләр

Меган Йейтс

Ирландия

728

Ребекка Сим

Сингапур

724

Елизавета Некрасова

Россия

715

Кызыклы фактлар

Урта гасырларның төп транспорт артериясе -  Бөек Ефәк юлы сәүдә мөнәсәбәтләре үсеше генә түгел, ә илләрнең мәдәният алмашына да ярдәм иткән.

Дөньядагы иң зур йөк әйләнеше Шанхай (КХР) портында бара.

Йөкне су буенча ташу – төрле йөкләрне транспортлаштыруның иң борынгы ысулы, ә элек бөтенләй бердәнбер алым булган.

Хәзерге вакытта Япония, АКШ, Германия, Франция, Бөекбритания һәм Европаның кайбер бүтән илләре өлешенә дөньядагы йөк әйләнешенең 85% туры килә.

Компетенцияләр буенча ярышлар ничек уза?
1
Конкурсантлар конкурс биреме ала
2
Конкурсантлар конкурс биремен башкара һәм тәмамланган/тәмамланмаган эшләрен билгеләнгән вакытка җибәрә
3
Эскпертлар төркеме конкурсантларның WSI стандартлары буенча башкарылган конкурс биремнәрен бәялиләр
4
Мәгълүмати система нигезендә нәтиҗәләрне санау башкарыла һәм җиңүчеләр исемлеге төзелә
5
Җиңүчеләр ябылу тантанасында бүләкләнә

Партнерлар

Компетенция турында тулырак мәгълүмат белән Шәхси кабинетта танышырга мөмкин.