Флористика
Дизайнер-флорист (яки флорист) чәчәкләр, яфраклар, үләннәр һәм аксессуарлар кулланып гөлләмәләр, композицияләр һәм башка төрдәге флористик эшләнмәләр ясый. Оста-флорист иҗади таланттан тыш креативлыкка, техник күнекмәләргә дә ия булырга тиеш.
Уңышлы эшли торган флорист дизайн, эстетика принципларын, композицияләрне һәм чәчәкләрне аңлап, дөрес итеп куллана белә. Ул клиентның халәтен тоеп, аны чәчәкләр аша тапшырырга сәләтле. Дизайнер-флорист табигате буенча бик нәзберек булган чәчәк чималын нәтиҗәле эзләү, сатып алу һәм саклау күнекмәләренә ия, шулай ук клиентлар белән матур аралаша ала торган ачык кеше булырга тиеш. Дизайнер-флорист флористика буенча агымдагы яңалыкларны белеп торырга һәм төрле сезоннарга, тантаналарга һәм чараларга карата композицияләрне дөрес сайлап төзи белергә тиеш.
Флористлар еш кына шәхси эшкуарлар буларак яки конкрет проектлар буенча эшли. Аларны кунакханәләрне, сәүдә витриналарын һәм тантаналы чараларны бизәү өчен дә җәлеп итәләр. Төрле чара-вакыйгаларны флористик бизәүгә зур игътибар бирелүгә бәйле рәвештә әлеге һөнәр вәкилләре хезмәтенә ихтыяҗ алга таба тагын да зуррак булачак.
Конкурсантлар һәм нәтиҗәләр
Юлия Ляйтгеб
746
Лиза Хильпольд
745
Елизавета Шкимбова
744
Ивэй Лу
744