Интернет-портал архивлаштырылган. WorldSkills хакында актуаль мәгълүмат белән worldskills.org сайтында танышырга мөмкин.

Эретеп ябыштыру технологияләре

Эретеп ябыштыручы металларның төрле төрләрен әзерли һәм аларны электр һәм газ-электр технологик процесслары ярдәмендә эретеп ябыштыра. Эретеп ябыштыручылар тоташтыруларны башкарырга һәм аларны ахыргача эшкәртеп бетерергә тиешләр. Алар сәнәгатьнең заводлардан һәм төзелеш мәйданнарыннан алып электростанцияләр һәм диңгез судноларына кадәр булган төрле тармакларында хезмәт куялар.

Эретеп ябыштыручы белгечләр сызымнарны, стандартларны һәм эретеп ябыштыруда кулланыла торган билгеләрне укый белергә, эретеп ябыштырыла торган материалларга бәйле рәвештә аларга туры килүче алымнарны сайлау өчен эретеп ябыштыру җайланмаларының төрле төрләре, металлургия һәм электрик процесслар буенча тирән белемнәргә ия булырга тиешләр.

Алардан эшләрне куркынычсыз рәвештә башкару һәм шәхси саклык чаралары турында яхшы белү таләп ителә. Энергия чыганагына бәйле рәвештә, эретеп ябыштыруның берничә төрле алымы гамәлдә.

Эретеп ябыштыру — сәнәгатьнең автомобиль җитештерү, биналар төзү, торбаүткәргечләр салу, тау сәнәгате, авыл хуҗалыгы һәм көндәлек куллану товарлары җитештеү кебек төрле тармакларында күптөрле вариантарда кулланыла торган ихтирамга лаеклы хезмәт. Җитештерү процессларының иң мөһим һәм универсаль төре буларак, эретеп ябыштыручыларга сорау гел булачак.

Тулырак мәгълүмат Яшерергә

Компетенциянең төп партнерлары

Конкурсантлар һәм нәтиҗәләр

Фубо Чжао

Кытай

734

Владимир Бабошкин

Россия

733

Ральф Креспу

Бразилия

727

Юта Ёсида

Япония

725

Вончжин Цой

Корея

725

Кызыклы фактлар

Эретеп ябыштыру борынгы заманнарда ук билгеле булган. Мисыр пирамидаларында алып барылган казу эшләре вакытында аккургаш белән эретеп ябыштырылган алтын эшләнмәләр табылган.

Эретеп ябыштыру тарихы 1802 елда физика профессоры Василий Петровның электр дугасын ачканнан соң башлана.

1881 елда рус уйлап табучысы Николай Бернадос беренче тапкыр электр дугасын корыч тоташтыру өчен куллана.

Беренче ацетилен-кислородлы эретеп ябыштыру яндыргычын 1902-1904 елларда француз инженерлары Эдмон Фуше һәм Шарль Пикар конструкцияләгәннәр.

Теләсә нинди металлны һәм металл булмаган материалны теләсә нинди шартларда – җирдә, диңгез тирәнлекләрендә һәм космоста эретеп ябыштырып була

Компетенцияләр буенча ярышлар ничек уза?
1
Конкурсантлар конкурс биреме ала
2
Конкурсантлар конкурс биремен башкара һәм тәмамланган/тәмамланмаган эшләрен билгеләнгән вакытка җибәрә
3
Эскпертлар төркеме конкурсантларның WSI стандартлары буенча башкарылган конкурс биремнәрен бәялиләр
4
Мәгълүмати система нигезендә нәтиҗәләрне санау башкарыла һәм җиңүчеләр исемлеге төзелә
5
Җиңүчеләр ябылу тантанасында бүләкләнә

Цитаталар

Эндрю Карден (США)
Эндрю Карден (США)
WorldSkills São Paulo 2015 дөнья чемпионаты конкурсанты

Һөнәри осталык миңа минем өлкәдә булган чикләнмәгән үсеш һәм белем алу мөмкинлекләренә күз ачты, шулай ук миндә тормыш авырлыкларына иҗади яктан карау сәләте барлыкка килде.

Партнерлар

Компетенция турында тулырак мәгълүмат белән Шәхси кабинетта танышырга мөмкин.