Электроника
Техник/инженер электр җайланмаларын, сынау системаларын җыюны һәм эшләтеп җибәрүне, шулай ук электр схемалары прототипларын проектлауны гамәлгә ашыра.
Эшчәнлекнең төрле төрләренә әзер булу – электроника өлкәсендә уңышлы карьера төзү ачкычы. Техниклар һәм инженерлар сәнәгатьнең гаять төрле тармакларында махсус җайланмалар белән эш итү өчен кирәк. Кайсы секторда эшләвенә дә карамастан, технологияләрнең тиз һәм өзлексез камилләшүләре шартларында электроника өлкәсендәге техник/инженер үз белемнәрен һәм компетенцияләрен кабул ителгән тармак стандарлары һәм клиентларның нәрсә көтүләре нигезендә тиешле дәрәҗәдә сакларга тиеш.
Инженер/техник эшендә шулай ук техник спецификацияне һәм халыкара сыйфат стандартларын аңлау да мөһим.
Электроника аэрокосмик сәнәгатьтә, робот техникасында, массакүләм мәгълүмат чараларында, күңел ачу индустриясендә, хастаханәләрдә, тикшеренү лабораторияләрендә, энергетикада, транспорт тармагында, куркынычсызлык өлкәсендә, хәрби комплекста һәм башка тармакларда кулланыла. Компьютер системалары һәм электрон системалар, аеруча кешенең тормыш эшчәнлегенең барлык өлкәләрендәге автоматлаштыру системалары үсешендә электроника өлкәсендә техник/инженерларга мохтаҗлык нык сизеләчәк.
Конкурсантлар һәм нәтиҗәләр
Пань Лян
729
Флориан Баумгартнер
727
Юма Китамото
725
Линь Чан
725