Цифрлы программалар белән идарә ителүче станокларда токарьлык эшләре
Техник документация нигезендә эшкәртүнең югары төгәллеген тәэмин итә торган цифрлы программалар белән идарә ителүче токарь станогы операторы төрле-төрле прототиплар тудыра. Эшләнелгән делатьләр исә сәнәгатьнең металл эшкәртү тармакларында да, автомобиль төзелешендә дә, авиатөзелеш һәм аэрокосмик юнәлештә дә файдаланыла.
Цифрлы программалар белән идарә ителүче токарь станогы операторы токарьлык эшкәртүе, санлы программа идарәсе һәм санлы идарәне программалаштыру өлкәләрендә эксперт белемнәренә ия, шулай ук физик яктан көчле, нык куллы, түзем булырга тиеш. Тагын бер таләп – станокларны һәм җайланмаларны көйли алу. Квалификацияле белгеч материалларның төрле төрләре белән таныш булырга, әзер детальләрнең проект документациясе таләпләренә туры килүләренә ирешергә тиеш.
Операторлар, кагыйдә буларак, механик эшкәртү цехларында, инструменталь цехларда яки эшкәртү сәнәгате предприятиеләрендә монтажлау, техник хезмәт күрсәтү, станокларны программалаштыру һәм карап тоту буенча экспертлар сыйфатында эшлиләр. Цифрлы программалар белән идарә ителүче станоклар операторлары арасында мәшгульлек хезмәт чыгымнарын түбәнәйтә торган югары җитештерүчәнлеккә ия җайланмаларның артуы һәм технологияләрнең камилләшүләре шартларында артачак дип фаразлана. Сыйфатны күтәрү, җитештерүнең үзкыйммәтен киметү максатыннан күп компанияләр яңа технологияләр кертәләр, алар арасында цифрлы программалар белән идарә ителүче эшкәртү җайланмалары һәм роботлаштырылган техника алдынгы урыннарның берсен алып тора.
Конкурсантлар һәм нәтиҗәләр
Сяочэн Хуан
766
Лукас Альбер Мут
751
Леонарду Эскола
750
Михо Кумон
749