Интернет-портал архивлаштырылган. WorldSkills хакында актуаль мәгълүмат белән worldskills.org сайтында танышырга мөмкин.

Цифрлы программалар белән идарә ителүче станокларда токарьлык эшләре

Техник документация нигезендә эшкәртүнең югары төгәллеген тәэмин итә торган цифрлы программалар белән идарә ителүче токарь станогы операторы төрле-төрле прототиплар тудыра. Эшләнелгән делатьләр исә сәнәгатьнең металл эшкәртү тармакларында да, автомобиль төзелешендә дә, авиатөзелеш һәм аэрокосмик юнәлештә дә файдаланыла.

Цифрлы программалар белән идарә ителүче токарь станогы операторы токарьлык эшкәртүе, санлы программа идарәсе һәм санлы идарәне программалаштыру өлкәләрендә эксперт  белемнәренә ия, шулай ук физик яктан көчле, нык куллы, түзем булырга тиеш. Тагын бер таләп – станокларны һәм җайланмаларны көйли алу. Квалификацияле белгеч материалларның төрле төрләре белән таныш булырга, әзер детальләрнең проект документациясе таләпләренә туры килүләренә ирешергә тиеш.

Операторлар, кагыйдә буларак, механик эшкәртү цехларында, инструменталь цехларда яки эшкәртү сәнәгате предприятиеләрендә монтажлау, техник хезмәт күрсәтү, станокларны программалаштыру һәм карап тоту буенча экспертлар сыйфатында эшлиләр. Цифрлы программалар белән идарә ителүче станоклар операторлары арасында мәшгульлек хезмәт чыгымнарын түбәнәйтә торган югары җитештерүчәнлеккә ия җайланмаларның артуы һәм технологияләрнең камилләшүләре шартларында артачак дип фаразлана. Сыйфатны күтәрү, җитештерүнең үзкыйммәтен киметү максатыннан күп компанияләр яңа технологияләр кертәләр, алар арасында цифрлы программалар белән идарә ителүче эшкәртү җайланмалары һәм роботлаштырылган техника алдынгы урыннарның берсен алып тора.  

Тулырак мәгълүмат Яшерергә

Компетенциянең төп партнерлары

Конкурсантлар һәм нәтиҗәләр

Сяочэн Хуан

Кытай

766

Лукас Альбер Мут

Швейцария

751

Леонарду Эскола

Бразилия

750

Михо Кумон

Япония

749

Кызыклы фактлар

Токарьлык механизмнары Борынгы Мисырда, Грециядә һәм Римда ук булган. Бу турыда археология табылдыклары – тишкән төймәләр, керамика һәм металлдан ясалган эшләнмәләр сөйли.

XVIII гасыр башында рус уйлап табучысы Андрей Нартов автомат приводлы беренче токарь станогын конструкцияләгән һәм ясаган.

XVIII гасыр  ахырында инглиз уйлап табучысы Генри Модсли машина төзелешенең нигезенә әйләнгән универсаль токарь станогы ясаган.

Цифрлы программалар белән идарә ителүче токарь станогы детальләрне 0.01 мм га кадәр төгәллек белән ясарга мөмкинлек бирә, бу якынча кеше чәче диаметрының 1/8 өлеше дигән сүз.

Компетенцияләр буенча ярышлар ничек уза?
1
Конкурсантлар конкурс биреме ала
2
Конкурсантлар конкурс биремен башкара һәм тәмамланган/тәмамланмаган эшләрен билгеләнгән вакытка җибәрә
3
Эскпертлар төркеме конкурсантларның WSI стандартлары буенча башкарылган конкурс биремнәрен бәялиләр
4
Мәгълүмати система нигезендә нәтиҗәләрне санау башкарыла һәм җиңүчеләр исемлеге төзелә
5
Җиңүчеләр ябылу тантанасында бүләкләнә

Партнерлар

Компетенция турында тулырак мәгълүмат белән Шәхси кабинетта танышырга мөмкин.