Интернет-портал архивлаштырылган. WorldSkills хакында актуаль мәгълүмат белән worldskills.org сайтында танышырга мөмкин.

CAD инженерлык дизайны

Автомат проектлау (CAD) - сәнәгать инженерлык дизайнында кирәк булган сызымнар һәм рәсемнәр, график модельләр, техник документация һәм файллар булдырыр өчен махсус программа тәэмин ителешен файдалану процессы. CAD программа тәэмин ителеше проектлаучының хезмәт җитештерүчәнлеген арттыра, проектлауның сыйфатын яхшырта, документация аша мәгълүмат алмашуны җиңеләйтә һәм җитештерү өчен мәгълүматлар базасы булдырырга мөмкинлек тудыра.

CAD инструментлары ике һәм өч үлчәмдәге сурәтләр ясау һәм, җитештерү максатлары өчен, шулай ук рекламада һәм техник сурәтләнештә куллану өчен дә аларга, мисалга, анимация кебек махсус эффектлар өстәү өчен каралганнар. Автомат проектлау ярдәмендә мәгълүматның төрле төрләрен, шул исәптән материалларның үлчәмнәрен, төрләрен һәм башкаларны тапшырырга була. Бүгенге көндә әлеге компьютер системалары инженерлык мәсьәләләрен чишкәндә дә, җитештерү бурычларын хәл иткәндә дә алыштыргысыз булып торалар. CAD нәтиҗәсендә инженерлар фото дәрәҗәсендәге реаль сурәтләр һәм видеоматериаллар тудыралар, шулар нигезендә булачак эшләнмә яки конструкциянең реаль куллану шартларында ничек эшләячәге белән танышалар.

CAD кушымталары сәнәгатьнең төрле тармакларында: автомобиль төзелешендә, суднолар төзелешендә, аэрокосмик тармакта, шулай ук сәнәгать дизайнында күп кенә махсус техник системаларда киң кулланыла. Эшләнмәләрне проектлауның һәм җитештерү процессларының торган саен катлаулана баруы киләчәктә CAD белгечләренә ихтыяҗ зур булуны фаразлый.

Тулырак мәгълүмат Яшерергә

Компетенциянең төп партнерлары

Конкурсантлар һәм нәтиҗәләр

Леонарду Соуса

Бразилия

797

Сынбин Им

Корея

776

Дженифер Кардона Гевара

Колумбия

742

Кызыклы фактлар

1963 елда Америка галиме Айвен Сазерленд дисплей һәм яктылык каләме нигезендә Sketchpad дигән графика станциясен ясаган.

Американың Autodesk Inc. компаниясе AutoCAD дип аталган үзенең беренче автоматлаштырылган проектлаштыру системасын 1982 елда тәкъдим иткән.

Автоматлаштырылган проектлаштыру технологияләре ярдәмендә модельне экранда карап кына түгел, ә тикшереп, сынап була.

3D-модельләштерү программаларының төп өстенлекләренең берсе булып аларның төгәл 2D-сызымын бик тиз ясап бирә алу сәләте тора.

1988 елда автоматлаштырылган проектлаштыру системасында алынучы мәгълүмат буенча лазерлы стереолитография ярдәмендә эшләнмәләрне прототиплаштыру өчен аппаратура булдырыла

1987 елдан башлап McDonalds архитектура дизайны, утыру урыннарын урнаштыру, биналарны планлаштыру һәм аш бүлмәсе җиһазларын проектлаштыру өчен CAD программасын куллана.

Компетенцияләр буенча ярышлар ничек уза?
1
Конкурсантлар конкурс биреме ала
2
Конкурсантлар конкурс биремен башкара һәм тәмамланган/тәмамланмаган эшләрен билгеләнгән вакытка җибәрә
3
Эскпертлар төркеме конкурсантларның WSI стандартлары буенча башкарылган конкурс биремнәрен бәялиләр
4
Мәгълүмати система нигезендә нәтиҗәләрне санау башкарыла һәм җиңүчеләр исемлеге төзелә
5
Җиңүчеләр ябылу тантанасында бүләкләнә

Цитаталар

Леандро Эриклеш (Бразилия)
Леандро Эриклеш (Бразилия)
WorldSkills São Paulo 2015 дөнья чемпионаты конкурсанты

Мин инженерлык дизайны белән шөгыльләнәм һәм җиһазлар белән бәйле проблемаларны хәл итү өчен иҗади яктан карауны кулланам. Көн саен төрле продукт белән, самолеттан алып мамык тупферга кадәр, эшләвем һөнәремдә барыннан да күбрәк ошый.

Партнерлар

Компетенция турында тулырак мәгълүмат белән Шәхси кабинетта танышырга мөмкин.