Балтачылык эше
Балта остасы сызымнарны укый, агачны тиешенчә бүлеп кисә, ахырда килеп чыгачак эшләнмәне югары сыйфатлы итеп эшли белә. Төзелеш проектларында балта осталары барлык агач корылмаларның һәм алар белән бәйле эшләрнең - баскычлар ясаудан алып түбә төзүгә һәм ишек-тәрәзәләр рамнарын урнаштыруга кадәр - сыйфаты һәм куркынычсызлыгы өчен җаваплылар.
Балтачылык эше – үлчәүдә һәм кисүдә бик нык төгәллек таләп ителә торган эш: барлык детальләр дә төзелеш проекты нигезендә үз урыннарына төгәл кереп утырырга тиешләр. Тәкъдим ителгән материалны юкка сарыф итмичә куллану һәм яраксыз өлешләрне күп калдырмау да балта остасының бурычы. Югары квалификацияле балта остасы детальләргә игътибарлы булуы, әлеге четерекле эшкә булган сабырлыгы белән аерылып тора. Эшчәнлекнең бу төре, мебель ясау һәм столярлык эшеннән бигрәк, төзелештә зур проектлар белән бәйле. Электр һәм кул кораллары ярдәмендә балта остасы агач эшкәртүнең заманча алымнарын практикада куллана һәм агач кисәген әзер эшләнмәгә әйләндерү барышында технологик операцияләрне төгәл башкара.
Хезмәт базарының әлеге өлкәдә үсеше төзелеш материаллары һәм системалары тармагының, шулай ук кораллар, станоклар, фабрикалар һәм заводларның тиз үсеш алуы белән бәйле. Әлеге һөнәрнең эволюциясе төзелешне компьютерлаштыру белән тагын да көчәйде. Якындагы елларда, төзелеш эшчәнлегенең зур үсеше нәтиҗәсендә, балта осталарын эшкә урнаштыру перспективасы яхшырачак.
Конкурсантлар һәм нәтиҗәләр
Александр Брунс
725
Охен Квон
720
Рафаэль Билер
720
Маттиас Грунсер
720
Батист Менестрелло
719