Интернет-портал архивлаштырылган. WorldSkills хакында актуаль мәгълүмат белән worldskills.org сайтында танышырга мөмкин.

Балтачылык эше

Балта остасы сызымнарны укый, агачны тиешенчә бүлеп кисә, ахырда килеп чыгачак эшләнмәне югары сыйфатлы итеп эшли белә. Төзелеш проектларында балта осталары барлык агач корылмаларның һәм алар белән бәйле эшләрнең - баскычлар ясаудан алып түбә төзүгә һәм ишек-тәрәзәләр рамнарын урнаштыруга кадәр - сыйфаты һәм куркынычсызлыгы өчен җаваплылар.

Балтачылык эше – үлчәүдә һәм кисүдә бик нык төгәллек таләп ителә торган эш: барлык детальләр дә төзелеш проекты нигезендә үз урыннарына төгәл кереп утырырга тиешләр. Тәкъдим ителгән материалны юкка сарыф итмичә куллану һәм яраксыз өлешләрне күп калдырмау да балта остасының бурычы. Югары квалификацияле балта остасы детальләргә игътибарлы булуы, әлеге четерекле эшкә булган сабырлыгы белән аерылып тора. Эшчәнлекнең бу төре, мебель ясау һәм столярлык эшеннән бигрәк, төзелештә зур проектлар белән бәйле. Электр һәм кул кораллары ярдәмендә балта остасы агач эшкәртүнең заманча алымнарын практикада куллана һәм агач кисәген әзер эшләнмәгә әйләндерү барышында технологик операцияләрне төгәл башкара.

Хезмәт базарының әлеге өлкәдә үсеше төзелеш материаллары һәм системалары тармагының, шулай ук кораллар, станоклар, фабрикалар һәм заводларның тиз үсеш алуы белән бәйле. Әлеге һөнәрнең эволюциясе төзелешне компьютерлаштыру белән тагын да көчәйде. Якындагы елларда, төзелеш эшчәнлегенең зур үсеше нәтиҗәсендә, балта осталарын эшкә урнаштыру перспективасы яхшырачак.

Тулырак мәгълүмат Яшерергә

Компетенциянең төп партнерлары

Конкурсантлар һәм нәтиҗәләр

Александр Брунс

Германия

725

Охен Квон

Корея

720

Рафаэль Билер

Швейцария

720

Маттиас Грунсер

Көньяк Тироль, Италия

720

Батист Менестрелло

Франция

719

Кызыклы фактлар

Берничә мең еллар дәвамында агач бары тик балта, агач чөйләр һәм аркылы балта ярдәме белән генә эшкәртелгән. Балтачы коралы буларак пычкы бары тик 400 ел элек кенә таралыш алган.

Дөньядагы иң борынгы агач корылмага якынча бары 900 яшь. Бу Норвегиянең Урмес шәһәрендә урнашкан агач чиркәү-ставкирка. Ул 1130 елда ук салынган.

Такта яру XI гасырда Голландиядә барлыкка килгән. Бүрәнәләрне җил тегермәненнән хәрәкәткә килгән ярдыру тегермәннәрендә ярганнар.

Рус патшасы Петр I куллар белән эшләргә яраткан. Ул җиңел генә балтачылык эшен үзләштергән, һәм Европа осталарының тәҗрибәсенә өйрәнер өчен хәтта Голландиягә инкогнито киткән.

Эбен дөньядагы иң кыйммәтле агач булып санала. Аның бер кубометры якынча 100 000 доллар тора. Борынгы мисырлылар эбен агачын алтын һәм фил сөяге белән бер рәткә куйганнар.

Компетенцияләр буенча ярышлар ничек уза?
1
Конкурсантлар конкурс биреме ала
2
Конкурсантлар конкурс биремен башкара һәм тәмамланган/тәмамланмаган эшләрен билгеләнгән вакытка җибәрә
3
Эскпертлар төркеме конкурсантларның WSI стандартлары буенча башкарылган конкурс биремнәрен бәялиләр
4
Мәгълүмати система нигезендә нәтиҗәләрне санау башкарыла һәм җиңүчеләр исемлеге төзелә
5
Җиңүчеләр ябылу тантанасында бүләкләнә

Цитаталар

Аксель Меллерин (Франция)
Аксель Меллерин (Франция)
WorldSkills São Paulo 2015 дөнья чемпионаты конкурсанты

Һөнәр минем тормышым белән беррәттән, минем фикерләү рәвешен дә үзгәртте. Эшкә булган теләк мине яңа үрләргә этәрде. Минем һөнәрем тормышымда булган иң күңелле маҗарада - WorldSkills чемпионатында катнашырга ярдәм итте.

Партнерлар

Компетенция турында тулырак мәгълүмат белән Шәхси кабинетта танышырга мөмкин.