Авыр техникага хезмәт күрсәтү
Авыр техникага хезмәт күрсәтү буенча белгеч зур стационар һәм үзйөрешле машиналарның һәм сәнәгать җиһазларының төзек хәлдә булуын карап тора һәм аларны төзекләндерә. Мондый төрдәге белгечнең төп мәшгульлек өлкәсе – йөк ташулар, тау рудаларын чыгару өлкәсе, авыл хуҗалыгы һәм урман сәнәгате.
Авыр техникага хезмәт күрсәтү буенча белгеч эчке яну двигательләре һәм аларның компонентлары белән эшли белергә тиеш. Бу инде алар кыенлыкларны диагностикалау, төзексезлекләрне җайга салу һәм рәтләү эшләрендә кулланыла торган электр кораллары һәм авыр җиһазларның төрле төрләрен белергә тиеш дигән сүз.
Мондый белгечнең хезмәт вакыты бик югары бәяләнә, шуңа күрә ул барлык төр эшләрне дә тиз һәм куркынычсызлык нормаларын катгый саклап башкарырга тиеш. Авыр техникага хезмәт күрсәтү буенча белгечләр еш кына ялгыз эшлиләр һәм эш бирүче, заказчы һәм җитештерүче арасында бәйләүче буын булып торалар.
Шул сәбәпле, үз бурычларын максималь сыйфатлы башкару өчен аларга эш тәҗрибәсе кирәк.
Халык саны да, мисалга, төзелештәге эшлекле активлык та даими үсә, торак һәм офис биналары, юллар, күперләр һәм башка инфраструктура объектлары ясауның күп проектлары алып барыла. Бу исә авыр техникага хезмәт күрсәтүче механикларның уңышлы карьерасына зур этәргеч бирә.
Конкурсантлар һәм нәтиҗәләр
Паулу Фратта
745
Джек Дюпуи
736
Райан Меппелинк
728