Интернет-портал архивлаштырылган. WorldSkills хакында актуаль мәгълүмат белән worldskills.org сайтында танышырга мөмкин.

Авыр техникага хезмәт күрсәтү

Авыр техникага хезмәт күрсәтү буенча белгеч зур стационар һәм үзйөрешле машиналарның һәм сәнәгать җиһазларының төзек хәлдә булуын карап тора һәм аларны төзекләндерә. Мондый төрдәге белгечнең төп мәшгульлек өлкәсе – йөк ташулар, тау рудаларын чыгару өлкәсе, авыл хуҗалыгы һәм урман сәнәгате.

Авыр техникага хезмәт күрсәтү буенча белгеч эчке яну двигательләре һәм аларның компонентлары белән эшли белергә тиеш. Бу инде алар кыенлыкларны диагностикалау, төзексезлекләрне җайга салу һәм рәтләү эшләрендә кулланыла торган электр кораллары һәм авыр җиһазларның төрле төрләрен белергә тиеш дигән сүз.

Мондый белгечнең хезмәт вакыты бик югары бәяләнә, шуңа күрә ул барлык төр эшләрне дә тиз һәм куркынычсызлык нормаларын катгый саклап башкарырга тиеш. Авыр техникага хезмәт күрсәтү буенча белгечләр еш кына ялгыз эшлиләр һәм эш бирүче, заказчы һәм җитештерүче арасында бәйләүче буын булып торалар.

Шул сәбәпле, үз бурычларын максималь сыйфатлы башкару өчен аларга эш тәҗрибәсе кирәк.

Халык саны да, мисалга, төзелештәге эшлекле активлык та даими үсә, торак һәм офис биналары, юллар, күперләр һәм башка инфраструктура объектлары ясауның күп проектлары алып барыла. Бу исә авыр техникага хезмәт күрсәтүче механикларның уңышлы карьерасына зур этәргеч бирә.

Тулырак мәгълүмат Яшерергә

Компетенциянең төп партнерлары

Конкурсантлар һәм нәтиҗәләр

Паулу Фратта

Бразилия

745

Джек Дюпуи

Канада

736

Райан Меппелинк

Америка Кушма Штатлары

728

Кызыклы фактлар

Беренче “самосваллар” белән б.э.кадәр III-IV гасырларда ук кулланганнар: бу йөк хайваннары җигелгән үзбушаткыч арбалар булган.

Дөньядагы беренче эчке янулы двигательле йөк машинасын 1896 елда Готлиб Даймлерның предприятиесе төзегән.

Беренче йөк машиналары тәртәсез арбага охшаган булган. Моңа двигательнең артта урнашуы, ә йөртүченең кузла өстендә утырган кебек булуы да сәбәпче булган.

Заманча йөк машиналарында тапшыру тартмаларының 20 тизлеге булырга мөмкин, һәм шуңа өстәп, артка йөрү өчен тагы ике тизлек.

Йөк машиналарынада тормоз итүнең пневматик системасы кулланыла. Тормоз итү өчен алдан җыелган энергия (компрессор белән кысылган атмосфера һавасы) кулланыла.

Компетенцияләр буенча ярышлар ничек уза?
1
Конкурсантлар конкурс биреме ала
2
Конкурсантлар конкурс биремен башкара һәм тәмамланган/тәмамланмаган эшләрен билгеләнгән вакытка җибәрә
3
Эскпертлар төркеме конкурсантларның WSI стандартлары буенча башкарылган конкурс биремнәрен бәялиләр
4
Мәгълүмати система нигезендә нәтиҗәләрне санау башкарыла һәм җиңүчеләр исемлеге төзелә
5
Җиңүчеләр ябылу тантанасында бүләкләнә

Цитаталар

Луиза Аззопарди (Австралия)
Луиза Аззопарди (Австралия)
WorldSkills Abu Dhabi 2017 дөнья чемпионаты конкурсанты

Минем һөнәрем миңа зур дөньяга күз ачты, һәм тормышымны кирәкле якка юнәлдерә алуымны күрсәтте.

Партнерлар

Компетенция турында тулырак мәгълүмат белән Шәхси кабинетта танышырга мөмкин.