Автомобильләрне буяу
Автомобильләрне буяу остасы, төсләрне һәм текстураларны дөрес итеп сайлап, юл-транспорт һәлакәтләренә очраган автомобильләрнең оригиналь буяу өслеген торгызу өчен җавап бирә, кукынычсызлык техникасын һәм әйләнә-тирә мохитне саклау кагыйдәләрен үти. Мондый төрдәге белгечләр шулай ук зур булмаган җитешсезлекләрне каплау өчен аерым өлешләрне буяу эшләрен дә башкаралар, шулай ук автомобиль кузовлары конструкциясендә кулланыла торган пластик һәм пыяла пластик белән эш итәләр.
Автомобильләрне буяу осталары оригиналь төскә туры килә торган буяуны сайлаганда югары тоемлау сәләтенә ия булырга тиеш. Алар шулай ук автомобильне тулысынча буяуга заказлар кабул итә алалар. Буяганнан соңгы өлешләрне төп төстән аерып булмау - автомобиль буяу остасының югары профессиональлеге күрсәткече. Әлеге өлкә осталарыннан креативлык, сабырлык, компьютер буяу системаларын, химик матдәләр кулланып эшләүне истә тотып, куркынычсызлык һәм тирә-юньгә зыян салмау кагыйдәләрен белү сорала. Бу өлкәдәге оста шулай ук кулланучылар хокукларын яклау буенча законнарны, төзекләндерү эшләрен башкару сроклары һәм шартларын һәм клиентларга хезмәт күрсәтү кагыйдәләрен белергә тиеш.
Автомобиль хуҗаларының гел артып торуына нисбәттә мондый төр осталарга ихтыяҗ бетмәячәк. Автомобиль буяу осталары хезмәте базары күләме автомобильләрне төзекләндерү буенча остаханәләр сегменты үсешенә бәйле.
Конкурсантлар һәм нәтиҗәләр
Тин Юй Ян
755
Конор Мак Кевитт
745
Максин Коллиган
740