Интернет-портал архивлаштырылган. WorldSkills хакында актуаль мәгълүмат белән worldskills.org сайтында танышырга мөмкин.

Автомобильләрне буяу

Автомобильләрне буяу остасы, төсләрне һәм текстураларны дөрес итеп сайлап, юл-транспорт һәлакәтләренә очраган автомобильләрнең оригиналь буяу өслеген торгызу өчен җавап бирә, кукынычсызлык техникасын һәм әйләнә-тирә мохитне саклау кагыйдәләрен үти. Мондый төрдәге белгечләр шулай ук зур булмаган җитешсезлекләрне каплау өчен аерым өлешләрне буяу эшләрен дә башкаралар, шулай ук автомобиль кузовлары конструкциясендә кулланыла торган пластик һәм пыяла пластик белән эш итәләр.

Автомобильләрне буяу осталары оригиналь төскә туры килә торган буяуны сайлаганда югары тоемлау сәләтенә ия булырга тиеш. Алар шулай ук автомобильне тулысынча буяуга заказлар кабул итә алалар. Буяганнан соңгы өлешләрне төп төстән аерып булмау - автомобиль буяу остасының югары профессиональлеге күрсәткече. Әлеге өлкә осталарыннан креативлык, сабырлык, компьютер буяу системаларын, химик матдәләр кулланып эшләүне истә тотып, куркынычсызлык һәм тирә-юньгә зыян салмау кагыйдәләрен белү сорала. Бу өлкәдәге оста шулай ук кулланучылар хокукларын яклау буенча законнарны, төзекләндерү эшләрен башкару сроклары һәм шартларын һәм клиентларга хезмәт күрсәтү кагыйдәләрен белергә тиеш.

Автомобиль хуҗаларының гел артып торуына нисбәттә мондый төр осталарга ихтыяҗ бетмәячәк. Автомобиль буяу осталары хезмәте базары  күләме автомобильләрне төзекләндерү буенча остаханәләр сегменты үсешенә бәйле.

Тулырак мәгълүмат Яшерергә

Компетенциянең төп партнерлары

Конкурсантлар һәм нәтиҗәләр

Тин Юй Ян

Кытай Тайбэе

755

Конор Мак Кевитт

Бөекбритания

745

Максин Коллиган

Австралия

740

Кызыклы фактлар

XX гасыр башында автомобильләрне буяу өчен бары кара төс кулланылган, бу беренче чиратта аның җайлылыгы белән аңлатыла.

Баштагы вакытларда автомобиль буяу технологиясе берничә көнгә сузылган, чөнки автомобильне пумала белән берничә кат буяганнар һәм һәрбер катны озаклап киптергәннәр.

1923 елда нитроцеллюлоза нигезендәге буяу системасы эшләнгән. Машина хуҗаларына күп төрле төс һәм сиптерү методы белән буяу тәкъдим ителгән.

Автомобильләрнең лаклы буяулы тышының ныклыгы 60 нчы елларда акрил буяулары килү белән сизелерлек арткан.

Автомобильләрнең тышкы кыяфәтенең гомер озынлыгын арттыру өчен 70 нче елларда буяуның «Basecoat/Clearcoat» (База лагы/Үтә күренмәле лак) системасы кертелә.

Компетенцияләр буенча ярышлар ничек уза?
1
Конкурсантлар конкурс биреме ала
2
Конкурсантлар конкурс биремен башкара һәм тәмамланган/тәмамланмаган эшләрен билгеләнгән вакытка җибәрә
3
Эскпертлар төркеме конкурсантларның WSI стандартлары буенча башкарылган конкурс биремнәрен бәялиләр
4
Мәгълүмати система нигезендә нәтиҗәләрне санау башкарыла һәм җиңүчеләр исемлеге төзелә
5
Җиңүчеләр ябылу тантанасында бүләкләнә

Партнерлар

Компетенция турында тулырак мәгълүмат белән Шәхси кабинетта танышырга мөмкин.