Интернет-портал архивлаштырылган. WorldSkills хакында актуаль мәгълүмат белән worldskills.org сайтында танышырга мөмкин.

Авиация техникасына хезмәт күрсәтү

Авиация техникасына хезмәт күрсәтү белгече барлык төрдәге һава судноларын карауны, аларга хезмәт күрсәтүне, техник төзексезлекләрне эзләп табу һәм бетерүне, аларны сынап карау һәм төзекләндерүне үз эченә алган күпкырлы эшләрне башкара.

Очкычларга югары сыйфат һәм куркынычсызлык стандартларына туры килерлек дәрәҗәдә хезмәт күрсәтүне тәэмин итәр өчен квалификация югары булырга тиеш. Оешканлык, үз эшеңне планлаштыра белү, аралашучанлык, кешеләр белән эшли, кыенлыклардан чыга белү күнекмәләре, үз эшеңне системалы, методик һәм куркынычсыз башкару, җитештерүченең тармак нормаларын һәм күрсәтмәләрен саклау — авиация техникасына хезмәт күрсәтүче белгечнең төп сыйфатлары.

Дөньякүләм сәнәгатьтә катнашучы буларак авиация техникасына хезмәт күрсәтүче замана белгече һәрдаим чыгып торучы яңа технологияләрне (шул исәптән пилотсыз очу аппаратларына һәм космик корабльләргә техник хезмәт күрсәтү белән бәйле булганнарны) тиз үзләштерергә тиеш. Авиация техникасына хезмәт күрсәтү өлкәсендәге талантлы белгечкә халыкара базарда да зур перспективалар ачыла. Шуның белән бергә бу мөмкинлекләр төрле норматив таләпләр һәм технологик казанышлар белән эшне аңлауны да күздә тота.

Тулырак мәгълүмат Яшерергә

Компетенциянең төп партнерлары

Конкурсантлар һәм нәтиҗәләр

Хэйдн Джейкс

Бөекбритания

746

Николай Пилюшенко

Россия

743

Чжуншэн Е

Кытай

742

Кызыклы фактлар

Самолет бортындагы пассажирларның һавадагы куркынычсызлыгының 80% авиатехникның җирдә үткәргән эшеннән тора.

Boeing-747 6 миллионнан артык запчастьтән тора, очыш вакытында идарә панелендәге төрле кнопкаларга басып, аларның һәрберсе артыннан очучылар командасы күзәтә.

Самолетның яше герметизация цикллары белән исәпләнә. Очыш вакытында самолет фюзеляжы басымга дучар була, бу аның техник торышына йогынты ясый.

Самолетның “гомер озынлыгы” металлның “арыганлыгына” һәм аңардагы чатнаган урыннар санына бәйле.

Самолет шиналары 38 тоннага кадәр авырлыкка һәм 14 атмосфер басымына чыдый ала. 464 км/с тизлеге белән җиргә төшкәндә дә, шина шартлаганчы, беренче булып самолет тәгәрмәче ватылачак.

Компетенцияләр буенча ярышлар ничек уза?
1
Конкурсантлар конкурс биреме ала
2
Конкурсантлар конкурс биремен башкара һәм тәмамланган/тәмамланмаган эшләрен билгеләнгән вакытка җибәрә
3
Эскпертлар төркеме конкурсантларның WSI стандартлары буенча башкарылган конкурс биремнәрен бәялиләр
4
Мәгълүмати система нигезендә нәтиҗәләрне санау башкарыла һәм җиңүчеләр исемлеге төзелә
5
Җиңүчеләр ябылу тантанасында бүләкләнә

Цитаталар

Джэррод Вуд (Яңа Зеландия)
Джэррод Вуд (Яңа Зеландия)
WorldSkills Abu Dhabi 2017 дөнья чемпионаты конкурсанты

Минем эшемнең иң яхшы өлеше - һава судносын куркынычсызлык белән тәэмин итүдән канәгатьлек алу. Бу һөнәр минем тормышымны үзгәртте, миңа карьерам башында ук күп мөмкинлекләр һәм тәҗрибә бүләк итте. Эшче һөнәр турында уйланырга кирәк, чөнки бу сез күз алдына да китерә алмаган мөмкинлекләр юлы!

Партнерлар

Компетенция турында тулырак мәгълүмат белән Шәхси кабинетта танышырга мөмкин.