FANUC
Япониянең FANUC компаниясе – сәнәгатьне автоматлаштыру өчен чишелешләр өлкәсенең дөнья лидеры. FANUC автоматлаштыру өлкәсендә цифрлы программа белән идарә ителүче системасын эшләүдә пионер булып тора. Цифрлы программа белән идарә ителүче системалар җитештерүдә FANUC компаниясенең дөнья базарында өлеше 65% тәшкил итә. 1956 елдан башлап, компания төрле илләрдә 4 миллионнан артык цифрлы программа белән идарә ителүче системалар һәм 592 мең сәнәгать роботы урнаштырган (https://www.fanuc.com/product/robot.html), бу – абсолют рекорд.
FANUC күп төрле сәнәгать роботлары тәкъдим итә, ул үз эченә төрле кулланылыш һәм сәнәгать өлкәләре ихтыяҗларын үз эченә ала. Японнарның эшкә карашлары кебек үк, япон роботлары сыйфатына кулланучылар тел-теш тидерерлек түгел – FANUC та, дөнья стандартларына җавап биреп, бу традицияләрне үти. FANUC компаниясе принциплары үзгәрешсез кала. Бу автоматлаштыру чикләрен киңәйтүгә нык бирелгәнлек һәм җитештерү процессларын оптимизацияләүдә заказ бирүчеләргә ярдәм итәргә омтылу.
Россиядә FANUC компаниясе 2003 елдан бирле тәкъдим ителгән. FANUC Russia Россия һәм БДБ илләрен FANUC сәнәгать роботлары, FANUC цифрлы программа белән идарә ителүче системалары, FANUC махсус станоклары, аларга запас частьләр белән тәэмин итә, программа тәэмин ителешен гамәлгә ашыра, шулай ук укулар үткәрә, сервис һәм техник эшләрне башкара. Россиянең автомобиль җитештерү, машина төзү, азык-төлек, капларга төрү, фармацевтика кебек сәнәгать өлкәләрендә FANUC маркалы 2 меңгә якын робот урнаштырылган.
FANUC чит илләрдә дә, Россиядә дә мәгариф учрежденияләре белән хезмәттәшлек итә. Моның өчен махсус программалы һәм аппаратлы белем бирү комплекслары эшләнгән, алар Россиянең әйдәп баручы югары уку йортларында һәм көллиятләрендә уңышлы кулланыла.
2018 елдан башлап FANUC һөнәри осталык буенча WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатының “Сәнәгать робот техникасы” компетенциясендә глобаль индустриаль партнер буларак чыгыш ясый.
Рәсми сайт: www.fanuc.eu/ru/ru