Интернет-портал архивлаштырылган. WorldSkills хакында актуаль мәгълүмат белән worldskills.org сайтында танышырга мөмкин.

WorldSkills Juniors

Сәнәгать автоматикасы

Сәнәгать автоматикасы электр җайланмалары, автоматлаштыру системалары, шулай ук мехатроника системалары элементларын үз эченә ала. Сәнәгать автоматикасы белгеченнән каналлар,  кабельләр, приборлар, логик контроллерлар һәм релеларны программалаштыручы кертү/чыгару җайланмаларын монтажлауны да кертеп, техник компетенцияләрнең киң спектры таләп ителә. Моннан тыш, сәнәгать автоматикасы белгече электр чылбырларын проектлаштыра, логик контроллерларны программалаштыра һәм кеше-машина интерфейсларын конфигурацияли.

Әлеге өлкә белгеченең иң мөһим күнекмәләрнең берсе булып яңа предприятие составында җайланмаларны монтажлау вакытында проблемаларны идентификацияләү яки гамәлдәге предприятиедә ул проблемаларны юк итүне дә үз эченә алган диагностика тора. Сәнәгать автоматикасы белгече, вакыт чикләүләрен үтәп, шул ук вакытта производствоның техник сораулары буенча һәм шулай ук производство таләпләренә һәм проблемаларына кагылышлы инновацияле файдалы чишелешләр буенча җитәкчелеккә эксперт киңәшләрен һәм күрсәтмәләрен  биреп, нәтиҗәле эшләргә тиеш.

Тулырак мәгълүмат Яшерергә

Компетенциянең төп партнерлары

Конкурсантлар

Юй Хун Линь

Кытай Тайбэе

Партнерлар

Йөкләү өчен материаллар

Компетенция турында тулырак мәгълүмат белән Шәхси кабинетта танышырга мөмкин.