Интернет-портал архивлаштырылган. WorldSkills хакында актуаль мәгълүмат белән worldskills.org сайтында танышырга мөмкин.

WorldSkills Juniors

Сантехника һәм җылыту системасы

Сантехника һәм җылыту буенча белгечләр җылыту системалары, салкын һәм кайнар су белән тәэмин итү, канализация, санитар-техник җайланмалар, системаларны эшләтеп җибәрү-көйләү һәм аларны эксплуатацияләү, торбаүткәргеч системаларын, шулай ук системаларда җитешсезлекләрне ачыклау һәм бетерү системасын булдыралар.

Бу өлкә белгечләре, экологик һәм энергия саклау стандартларын үтәп, системаларны планлаштыру һәм проектлау, урнаштыру һәм тест үткәрү өчен төрле коралларны һәм җайланмаларны куллану күнекмәләренә ия булырга тиеш. Профессионаллар теләсә нинди системаны монтажлау өчен кирәк булган инструментлар системасын һәм җиһаз, системалар белән идарә итәргә мөмкинлек биргән заманча компьютер программалары һәм мобиль кушымталар кулланалар.

Сантехника һәм җылыту буенча белгечләр җылыту һәм су үткәрү эшләре белән шөгыльләнә торган зур объектлар, заводлар һәм шуның кебек предприятиеләрнең эксплуатация бүлекләрендә үзләренә урын таба, шулай ук шәхси эшмәкәрлектә үзләрен күрсәтә алалар. Сантехникларга ихтыяҗ яңа төзелешләргә, торак йортлар һәм башка биналарны су белән тәэмин итү һәм җылыту системасы буенча хезмәт күрсәтү һәм ремонт ясау зарурлыгына бәйле.

Тулырак мәгълүмат Яшерергә

Компетенциянең төп партнерлары

Партнерлар

Йөкләү өчен материаллар

Компетенция турында тулырак мәгълүмат белән Шәхси кабинетта танышырга мөмкин.