WorldSkills Juniors
Электр монтажы
Электрчы – иң популяр һөнәрләрнең берсе. Электрчылар торак һәм гражданнар төзелешендә эшли, сәнәгать предприятиеләрен һәм инфраструктура объектларын электрификацияли һәм автоматлаштыра. Һәр өлкәнең электромoнтаж буенча үз уникаль белгечләре бар.
Заманча профессиональ электрчы үз эшен планлаштыра һәм проектлаштыра, төрле бина рельефы шартларында төрле типтагы кабель трассалары үткәрә, төрле кыенлыктагы электрощит җыя, яктырткыч җайланмалар урнаштыра, двигатель белән идарә итү системасы булдыра, электр челтәренең барлык чылбырлары белән идарә системасын эшли һәм автоматлаштыра белергә, телекоммуникация линияләрен сузуда тәҗрибәсе булырга, шулай ук электр җайланмасында төзексезлекләрен таба һәм аларны төзәтә белергә тиеш.
Электр монтажы – югары интеллект, хезмәт сөючәнлек, игътибарлылык һәм пөхтәлек таләп итүче һөнәр.