WorldSkills Juniors
Чәчтарашлык сәнгате
Чәчтарашлык сәнгате хезмәт күрсәтү өлкәсенә карый. Әлеге юнәлеш индустриясе һәрвакыт тотрыклы үсештә һәм чәчләр өчен төрледән-төрле продукт һәм товарлар куллана.Һөнәри күнекмәләргә килгәндә, чәчтарашлар чәч кисү, буяу, стиль сайлау, химик трансформация, ясалма эшләнмәләр куллану, шул ук вакытта чәч үстерү һәм тәрбияләү буенча киң спектр хезмәтләрен тәкъдим итә.
Чәчтараш аерым белгечлеккә ия булырга, мәсәлән, ир-ат яки хатын-кыз чәчен ясаучы оста яки колорист булырга мөмкин. Моңа бәйсез рәвештә, ул яхшы идарә итү һәм аралашу сәләтләренә ия булырга, клиентларны кайгыртырга, чәч төрләрен анализлый, җитештерүче күрсәтмәсе нигезендә косметика чаралары белән белән эш итә белергә тиеш.