Интернет-портал архивлаштырылган. WorldSkills хакында актуаль мәгълүмат белән worldskills.org сайтында танышырга мөмкин.

Future Skills

Тормыш циклы белән идарә итү

Тормыш циклы белән идарә итү – проектның барлык үсеш этапларын үз эченә алган чаралар комплексыннан торган процесс: проектлаштыру аркылы аның концепциясен эшләүдән алып сатуга, сатудан соң хезмәт күрсәтүгә һәм утильләштерүгә кадәр.

Әлеге компетенция буенча ярышлар тормыш циклының барлык стадияләрендә техник бирем буенча виртуаль эшләү һәм проект белән идарә итүне гамәлгә ашыручы кросс-функциональ проект командалары эшеннән гыйбарәт.

Ярышлар барышында киләсе soft-skills бәяләнә: проект командасы белән идарә итү, шәхесара хезмәттәшлек (рольләр бүленеше, аралашу күнекмәләре һ.б.), проект (программа) белән идарә итү, оратор осталыгы (халык алдында чыгыш ясау), эффектлы презентация.

Проект эшләү үз эченә киләсе этапларны ала: нәтиҗәле команда оештыру, проект чишелеше эшләү (концепция, юл картасы, конструкторлык документациясе, технологик документация, финанс моделе, җитештерү планы, HR-стратегия, маркетинг сәясәте, куркынычлар белән идарә итү), проектны тәкъдим итү.

Технологияне куллану яңа эшләнмәне базарга чыгару вакытын киметергә һәм эшчәнлекнең нәтиҗәлелеген арттырырга мөмкинлек бирәчәк.

Тулырак мәгълүмат Яшерергә

Компетенциянең төп партнерлары

Кызыклы фактлар

Проектлы идарә итүнең төп мифы - проект җитәкчесенең командада төп эксперт булуында. Аның роле проектны гамәлгә ашыру процессын җиңеләйтү һәм тормыш циклы контрольдә тотудан гына тора.

Компетенция кысаларында 2016 елда кешенең аскы очлыклары биомеханикасын тулыландыручы экзоскелет проекты эшләнгән. Нәтиҗәдә команда әгъзалары чын продукт эшләүче төркемгә кушылган.

Безнең аңлаудагы проект менеджменты төшенчәсе ХХ гасырның илленче елларында барлыкка килгән дип саныйлар. Әмма, кайберәүләр фикеренчә, проект алымнарын Гиза пирамидаларын төзегәндә үк кулланганнар.

Конкурсантлар

Георгий Пискунов

Россия

Антон Полянин

Россия

Валентин Рабовский

Россия

Владислав Шевцов

Россия

Анита Сингх

Россия

Евгений Сороколетов

Россия

Алексей Виленский

Россия

Екатерина Водогреева

Россия

Партнерлар

Компетенция турында тулырак мәгълүмат белән Шәхси кабинетта танышырга мөмкин.