Future Skills
Әйберләр интернеты
Әйберләр интернеты (IoT) – кеше белән генә түгел, ә бер-берсе, шулай ук башка мәгълүмати системалар белән үзара хезмәттәшлек итүче күп санлы җайланмаларны (әйберләрне) куллануны күздә тотучы концепция.
Белгеч системалы проектлаштыру, мәгълүматны эшкәртү системаларын эшләү, мәгълүматны визуальләштерү, идарә системалары өчен кушымталарның кулланучылар интерфейсын эшләү күнекмәләренә ия булырга тиеш.
Белгеч болыт технологияләрен кулланып, бер-берсеннән зур ераклыкта, шул исәптән дөньяның төрле почмагында урнашкан җайланмалар өчен билгеләнгән идарә системалары булдыра ала.
Әйберләр интернеты санлы трансформациянең мөһим факторы һәм “акыллы” предприятиеләр өчен нигез булып тора.