Future Skills
Информацион модельләштерү технологиясе (ВIМ)
Биналарны мәгълүмати модельләштерү (BIM) – гомер циклы дәвамында төзелеш проекты хакында мәгълүмат тудыру һәм аның белән идарә итү процессы. Әлеге процессның төп нәтиҗәләренең берсе - бинаның мәгълүмати моделе.
Конкурс биреме белгечләрнең нәтиҗәле команда эше, заказ бирүченең таләпләре белән дөрес эшли алу, проектлаштыруда заманча алымнар куллану, документацияләрдә, шул ук вакытта эш модельләрендә хаталар табу һәм аны төзәтү, заказ бирүчегә тапшыру өчен тәмамланган проект һәм төзүчеләр өчен документация алу күнекмәләрен бәяләүгә юнәтелгән.
Әлеге компетенциянең барлыкка килүе – архитектор һәм төзелеш өлкәсе инженер-проектлаштыручысы эшчәнлегенең табигый эволюциясе. BIM белән эшләү күнекмәләре буенча таләпләр инде булган һөнәрләргә генә түгел, ә BIM менеджеры яки BIM координаторы кебек яңаларына да куела.