Интернет-портал архивлаштырылган. WorldSkills хакында актуаль мәгълүмат белән worldskills.org сайтында танышырга мөмкин.

Future Skills

3D прототиплаштыру

Цифрлы инструментлар һәм җитештерүнең автоматлаштырылган чаралары ярдәмендә тиз прототиплаштыру кыска вакыт эчендә проекттан заказ бирүчегә күрсәтү яки тикшерү өчен тәҗрибә үрнәкләре яки эш моделе системасын булдыруга күчәргә мөмкинлек бирә.

Белгеч 3D CAD һәм CAM системаларын, шул исәптән фрезерлаштыру, басу һәм CAM башка эшкәртү төрләре белүдән тыш, цифрлы программалар белән идарә ителүче станоклар, аддитив технологияләр, кораллар һәм җайланмалар кулланып прототипларны булдыру өчен бердәм цифр мохитендә эшли белергә тиеш.

Прототиплаштыру инженерларга һәм дизайнерларга чишелешнең берничә вариантын өйрәнү, төрле теория концепцияләре, шулай ук яңа продукт чыкканчы чын характеристикаларны тикшерү мөмкинлеге бирү өчен продукт эшләнү процессында еш кулланыла.

Тулырак мәгълүмат Яшерергә

Компетенциянең төп партнерлары

Кызыклы фактлар

Гданьскта 2000 тонналы күпер төзелешендә проектлаштыру этабында конструктив җитешсезлекләрне бетерергә мөмкинлек биргән прототипны тиз уйлап чыгарыр өчен 3D-принтер кулланылган.

Тиз прототиплаштыру компанияләргә дизайнны тиңдәшсез тизлек белән үзгәртү мөмкинлеген бирә. Кайбер компанияләр проект эшләренең стандарт елы дәвамында 4 000 артык модель ясыйлар.

Хәзерге вакытта теләсә кайсы органның виртуаль күчермәсен булдырырга һәм аны 3D-принтерда бастырып чыгарырга мөмкинлек биргән уникаль имплантлар әзерләү технологиясе киң үсеш алды.

Конкурсантлар

Юйлинь Гу

Кытай

Артем Кузнецов

Россия

Эдуард Самойлов

Россия

Павел Смехов

Россия

Миндао Ян

Кытай

Партнерлар

Компетенция турында тулырак мәгълүмат белән Шәхси кабинетта танышырга мөмкин.