Интернет-портал архивлаштырылган. WorldSkills хакында актуаль мәгълүмат белән worldskills.org сайтында танышырга мөмкин.

Республика этабы — Түбән Кама

Түбән Кама

WorldSkills флагы эстафетасы 25 нче май көнне Түбән Каманың Боз сараенда республика этабы кысаларында беренче тукталышын ясады.

VII “Яшь профессионаллар” (WorldSkills Russia) Милли чемпионаты финалы ябылу тантанасы кысаларында Россия Федерациясе Мәгариф министры Ольга Васильева һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан районнары буйлап үтәчәк WorldSkills флагы эстафетасының финал этабына старт биргәннәр иде.

Түбән Камада флагны сәламләү тантанасы Химиклар көне – шәһәр өчен әһәмиятле бәйрәм кысаларында узды. Тантана кунаклары арасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Түбән Кама мэры Айдар Метшин бар иде.

#