Интернет-портал архивлаштырылган. WorldSkills хакында актуаль мәгълүмат белән worldskills.org сайтында танышырга мөмкин.

Россия төбәкләре — Санкт-Петербург

Санкт-Петербург

WorldSkills Флагы 2019 елның 16 нчы май көнне Санкт-Петербургка килеп җитте. Бу тукталыш Флаг Эстафетасының Россия этабы кысаларында ахыргысы булды.

Флаг рәсми затлар озатуында махсус автомобильдә Нева проспекты буйлап Сенат мәйданыннан Петр I һәйкәленә үтте. Соңрак аны Нева буйлап елга катерында Петропавловск ныгытмасына алып килделәр. Нарышкин бастионы янында WorldSkills хәрәкәте символын Татарстан Республикасы премьер-министры – мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов, Санкт-Петербург вәкилләре һәм Төньяк башкаланың “Яшь профессионаллар (Ворлдскилс Россия)” җыелма команда әгъзалары – Д.Н. Сенявин исемендәге Диңгез техник көллияте курсантлары каршы алды.