Интернет-портал архивлаштырылган. WorldSkills хакында актуаль мәгълүмат белән worldskills.org сайтында танышырга мөмкин.

Дәүләт Думасында 8-12 октябрь көннәрендә “WorldSkills Russia: Яшь профессионаллар” күргәзмәсе уза

Рәсми чара

11.10.2018, 07:53

Күргәзмә ачылышында Хезмәт, социаль сәясәт һәм Дәүләт Думасы эшләре буенча комитет рәисе Нилов Я.Е., Дәүләт Думасы рәисе урынбасары Тимофеева О.В., РФ хезмәт һәм социаль яклау министры урынбасары Ельцова Л.Ю., РФ мәгариф министры урынбасары Потехина И.П., “Яшь профессионаллар (Ворлдскиллс Россия)” союзы генераль директоры Р.Н.Уразов, ТР Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы мәгариф министры Борһанов Р.Т., ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Зарипова Э.А., Хезмәт, социаль яклау һәм ветераннар эшләре комитеты әгъзасы Мельник В.И. катнаштылар.

Күргәзмә экспозициясен Россиянең һөнәри осталары династияләренә һәм эшче профессияләрнең күренекле вәкилләренә багышланган фотоколлажлар, шулай ук илнең WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатына әзерлеге турында сөйли торган стенд тәшкил итте.

Төп экспонат, билгеле инде, Абу-Дабидагы дөнья чемпионаты кысаларында Россиягә тапшырылган  WorldSkills International (WSI) флагы. Флаг инде халыкара космик станциядә дә булып кайтты, Эстафетаның халыкара этабын да узды һәм октябрь аенда Россия шәһәрләре буенча сәяхәткә кузгала.

Күргәзмә кысаларында “Яшь профессионаллар (Ворлдскиллс Россия)” союзы һәм Россия Федерациясе Дәүләт Думасының уртак эшчәнлегенең мөмкин булган формалары турында фикер алыштылар, шулай ук Дәүләт Думасының профильле комитетлары белән хезмәттәшлек турындагы килешүләр дә имзаланды.

Һөнәри осталык буенча 45 нче WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатын оештыру комитетының матбугат хезмәте