Интернет-портал архивлаштырылган. WorldSkills хакында актуаль мәгълүмат белән worldskills.org сайтында танышырга мөмкин.

WorldSkills Kazan 2019 волонтерлары үз сменаларына кереште

Волонтерлар

02.08.2019, 08:02

Һөнәри осталык буенча WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионаты волонтерлары командасы үз сменаларына кереште. Беренче ярдәмчеләр эшне “экипировка бирү” һәм “объект белән идарә итү” юнәлешләре кысаларында башлады, берничә көн эчендә сменага “объект эчендә навигация”, “килү һәм китү”, “аккредитация” һәм башка юнәлеш волонтерлары чыгачак. Барысы бергә алар дөнья чемпионатын оештыруда ярдәм итәчәк 3500 булышчыдан торган команда төзеячәкләр.

“Бүгенге волонтерлар программасы – теләсә кайсы халыкара проектның аерылгысыз өлеше. Волонтерлар оештыру мәсьәләләренең зур күләмен үз өсләренә алалар, шулай ук проектта атмосфера тудыралар, Оештыру комитеты эшенә зур ярдәм күрсәтәләр. Волонтерларыбызның күбесе – яшьләр. WorldSkills чемпионатының бер өлеше булу күпләргә һөнәр сайларга, бәлки, үз тормышларында иң мөһим сайлау ясарга ярдәм итәр дип ышанам”, - ди “Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО генераль директоры урынбасары Александр Карпов.

Исегезгә төшерәбез, WorldSkills Kazan 2019 заявка кампаниясе нәтиҗәсе буенча, 90 ил кандидатларыннан 15 меңнән артык заявка бирелгән. Кандидатларның уртача яше - 18-22 яшь. Иң тәҗрибәле кандидатка – 81 яшь (1938 елда туган, Мәскәү өлкәсе), ә иң яшьләре 2019 елда үзләренең 14 яшьлекләрен билгеләп үтәчәкләр (Казан).

Заявкаларның күбесе БДБ илләре (Казахстан, Үзбәкстан, Кыргызстан, Беларусь, Украина), Һиндстан, Кытай, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре һәм Германия волонтерларыннан килгән. Моннан тыш, Чемпионатка килергә Австралия, Бразилия, Аргентина, АКШ, КАР, Сейшел утраулары волонтерлары да теләк белдергән.

Волонтерлар компетенцияләрнең ярыш мәйданчыкларында, сервис юнәлешләрендә (транспорт, аккредитация, экипировка, туклану һ.б.), милли җыелмаларны озатып йөрү буенча, шулай ук шәһәр кунаклары һәм яшәүчеләре өчен урнаштырылган мәгълүмат станцияләрендә барлыгы 33 функциональ юнәлеш буенча 97 төрле позиция һәм рольләргә җәлеп ителәчәк.

Волонтерлар Оештыру комитеты эшенә чемпионатның барлык объектларында да булышачаклар. Ярдәмчеләрнең күбесе (2500 якыны) “Казан Экспо”га җәлеп ителәчәк. Ачылу һәм ябылу тантаналары көннәрендә “Казан Арена” стадионына 900 артык волонтер җәлеп ителәчәк. Моннан тыш, алар WorldSkills Авылында, халыкара мәгълүмат үзәгендә, аэропортта, тимер юл вокзалларында һәм башка объектларда ярдәм итәчәкләр.

Сменага чыгар алдыннан, волонтерлар мәҗбүри укулар узачак. Белем бирү программасы үз эченә ориентация, компетенция, функция һәм объект модулен ала.  Укыту программасы рәсми булмаган белем бирү принципларына нигезләнгән, һәм волонтерлар белән эшләүче остазларны әзерләү буенча иң яхшы халыкара практикалардан тора.

WorldSkills Kazan 2019

Россиядә 2019 елда узачак төп халыкара вакыйга – һөнәри осталык буенча 45 нче WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионаты – Казанда 2019 елның 22-27 августында узачак. Анда 63 ил һәм төбәктән 1 300 артык конкурсант 56 компетенциядә ярышачаклар.

Чемпионатны уздыру хокукын Казан 2015 елда WorldSkills International хәрәкәтендә катнашучы барлык илләрнең тавыш бирүләре нәтиҗәсендә яулады. WorldSkills Russia хәрәкәте Россиядә барлык 85 төбәкне дә колачлый һәм кадрларны әзерләү өлкәсендә өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып тора.

Һөнәри осталык буенча 45 нче WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатын оештыру комитетының матбугат хезмәте