Интернет-портал архивлаштырылган. WorldSkills хакында актуаль мәгълүмат белән worldskills.org сайтында танышырга мөмкин.

Казанда WorldSkills Kazan 2019 тантаналарына әзерлек дәвам итә

29.04.2019, 15:07

22-27 август көннәрендә Казанда узачак WorldSkills стандартлары нигезендәге һөнәри осталык буенча 45 нче дөнья чемпионатының ачылу һәм ябылу тантаналарына әзерлек дәвам итә.

27 апрельдә бүләкләү төркеме һәм катнашучы илләр парады кастингы узды. Нәтиҗәдә конкурсны 52 кыз үтте, алар якын арада репетицияләргә керешәчәк. Моннан тыш, биючеләр кастингы буенча заявка кампаниясенең кызган чагы, аның финалы 11 майга планлаштырылган.

WorldSkills Kazan 2019 турында

Россиядә 2019 елда узачак төп халыкара вакыйга – һөнәри осталык буенча 45 нче WorldSkills Competition 2019 дөнья чемпионаты Казанда 2019 елның 22 нче августыннан 27сенә кадәр узачак. Анда 66 илдән 1 400 конкурсант 56 компетенциядә ярышачаклар. 

Чемпионатны уздыру хокукын Казан 2015 елда WorldSkills International хәрәкәтендә катнашучы барлык илләрнең тавыш бирүләре нәтиҗәсендә, Париж һәм Шарлеруа шәһәрләрен узып китеп яулады. WorldSkills Russia хәрәкәте Россиядә барлык 85 төбәкне дә колачлый һәм кадрларны әзерләү өлкәсендә өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып тора.

Һөнәри осталык буенча 45 нче WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатын оештыру комитетының матбугат хезмәте