Интернет-портал архивлаштырылган. WorldSkills хакында актуаль мәгълүмат белән worldskills.org сайтында танышырга мөмкин.

Сочи шәһәренең “Сириус” белем бирү үзәгендә WorldSkills дәресе узды

24.04.2019, 08:47

“Яшь профессионаллар” (Ворлдскиллс Россия) Союзы һәм “Росатом” дәүләт корпорациясе белгечләре Сочи шәһәренең “Сириус” белем бирү үзәге укучыларына төп максаты талантлы балаларны иртәрәк ачыклау, аларны үстерү һәм киләчәктә һөнәри яктан ярдәм итү булган WorldSkills дәресе үткәрделәр. Дәрес барышында эшче һөнәрләрнең абруен күтәрүче һәм бөтен дөньяда һөнәри белемне үстерүче WorldSkills халыкара хәрәкәте турында сөйләнелде.

Россия Федерациясе WorldSkills International составына 2012 елның 17 маенда керде. 2013 елдан алып WorldSkills Russia чемпионатларында 100 меңнән артык кеше катнашты, ә иң яхшылары 2017 елдагы WorldSkills AbuDhabi дөнья чемпионатында һәм 2018 елда EuroSkillsBudapest Европа чемпионатындагы командалар зачетында Россияне лидер иттеләр.

 “Сириус” укучылары 2019 елның августында Казанның һөнәри осталык буенча дөнья башкаласына әйләнәчәген белделәр: 45 нче дөнья чемпионаты WorldSkills Competition 2019 2019 елның 22-27 август көннәрендә узачак. Анда 56 компетенциядә ярышачак дөньяның 66 иленнән килгән 1400 дән артык конкурсант катнашачак. Әлеге чемпионат Россиянең 2019 елдагы иң масштаблы халыкара вакыйгасы. Росатом WorldSkills Kazan 2019 чемпионатының Милли стратегия партнеры булып тора.

Дөнья чемпионаты алдыннан 20-24 май көннәрендә “Казан Экспо” халыкара күргәзмәләр үзәгендә (дөнья беренчелеге дә шунда үтәчәк) “Яшь профессионаллар” (Ворлдскиллс Россия) милли чемпионаты финалы узачак. Анда 1500 конкурсант, якынча 1300 эксперт катнашачак,  ярышлар 93 компетенция буенча, юниорлар - WorldSkills Russia Juniors катнашучылары өчен 48 компетенция буенча узачак.

WorldSkills.ru материаллары буенча