Интернет-портал архивлаштырылган. WorldSkills хакында актуаль мәгълүмат белән worldskills.org сайтында танышырга мөмкин.

“VOL_Skills” конкурсы җиңүчеләре өчен WorldSkills Kazan 2019 волонтерлары командасына өч юллама

Волонтерлар

28.01.2019, 15:03

1/3

Узган ял көннәрендә Казанда “VOL_Skills” конкурсы финалы узды. WorldSkills International президенты Саймон Бартли һәм Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Андрей Поминов чараның мәртәбәле кунаклары булдылар.

Инде билгеле булганча, конкурс һөнәри осталык буенча WorldSkills стандартлары нигезендә уздырыла торган 45 нче дөнья чемпионаты идеяләрен һәм волонтерлык кыйммәтләрен популярлаштыру максатыннан уздырылды. Иң яхшы нәтиҗәләр күрсәткән командалар өчен төп призлар - беренчеләрдән булып WorldSkills Kazan 2019 (1 һәм 2 урыннар алучылар) һәм “Яшь профессионаллар” (WorldSkills Russia) VII милли чемпионаты финалының (3 – 5 урыннарны алучылар) волонтерлары булу мөмкинлеге. Конкурс шартлары буенча һәр уку йортын конкурста 10 кешелек команда (аларга укытучылары кураторлык итә) тәкъдим итәргә тиеш иде. Укучылар бер ай дәвамында берничә биремне үтәргә: үзләренең белем бирү учреждениеләрендә WorldSkills тематик киңлеген формалаштырырга, үзләренә тәкъдим ителгән темага фотосурәтләр һәм видеороликлар ясарга һәм уку йортында волонтерлык акциясен уздырырга тиешләр иде.

Конкурста Каззанны, Татарстан Республикасы шәһәрләре һәм районнарын тәкъдим итүче 34 урта һөнәри белем бирү уку йортлары студентлары катнашты. Конкурсның турыдан-туры һәм читтән торып уздырылган этаплары нәтиҗәләре буенча лидерлар рейтингы:

- 1 урын – Казан педагогика көллияте;

- 2 урын – Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумы;

- 3 урын – Г.Тукай исемендәге Арча педагогика көллияте;

- 4 урын – Нурлат аграр техникумы;

- 5 урын – Чаллы педагогика көллияте, Түбән Кама педагогика көллияте.

Һөнәри осталык буенча 45 нче WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатын оештыру комитетының матбугат хезмәте