Интернет-портал архивлаштырылган. WorldSkills хакында актуаль мәгълүмат белән worldskills.org сайтында танышырга мөмкин.

Халыкара ММЧ вәкилләрен WorldSkills Kazan 2019 чарасына аккредитацияләү башланды

Рәсми чара

14.03.2019, 08:20

Россия массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләрен аккредитацияләү 1 апрельдән башлана.

Һөнәри осталык буенча WorldSkills стандартлары нигезендә узачак 45 нче дөнья чемпионатының оештыру комитеты ММЧ вәкилләрен булачак ярышларга аккредитацияләү башлану турында хәбәр итә.

Хәзергә әле халыкара ММЧ вәкилләре генә заявкалар бирә алалар. Россия ММЧ вәкилләрен аккредитацияләү 1 апрельдән башлана. Аккредитация алу өчен һәрбер ММЧ вәкиленә теркәлү процедурасын узарга кирәк. Системага керү мөмкинлеген алу өчен халыкара ММЧ вәкилләренә media@worldskillskazan2019.com электрон адресына запрос юлларга кирәк.

Аккредитация узар алдыннан ММЧ вәкилләренә аккредитация узган ММЧ вәкилләре өчен мәҗбүри булган Чемпионат вакытында эшләү кагыйдәләре белән танышырга кирәк. Теркәлү турындагы тулырак мәгълүмат биредә.

Һөнәри осталык буенча 45 нче WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатын оештыру комитетының матбугат хезмәте