Интернет-портал архивлаштырылган. WorldSkills хакында актуаль мәгълүмат белән worldskills.org сайтында танышырга мөмкин.

СИБУР WorldSkills Kazan 2019 “агалтын” партнеры булды

Партнерлар

07.06.2019, 08:23

СИБУР WorldSkills Kazan 2019 “агалтын” партнеры булды. 6 июньдә Петербург халыкара икътисад форумында имзаланган килешү кысаларында Татарстан Республикасы, СИБУР һәм “Яшь профессионаллар” (Ворлдскиллс Россия) берлеге “Ворлдскиллс” стандартлары нигезендә һөнәри осталык буенча дөнья чемпионатын әзерләү һәм үткәрү өчен көчләрен берләштерәчәкләр.

“Эшмәкәрлек, дәүләт һәм эшче һөнәрләр үсеше халыкара институты эшче һөнәрләр буенча дөнья беренчелеген үткәрү өчен көчләрен берләштерәчәкләре хакында хәбәр итүемә шатмын. Безнең республика өчен әлеге җиңел булмаган әзерлек вакытында бу өстәмә ярдәм икәнне, шулай ук инде үткәрелгән эш нәтиҗәлелеген тануны аңлата – чөнки, белгәнебезчә, эшмәкәрлек лидерлары бары алдынгы проектларга гына инвестиция ясыйлар”, - дип белдерде Татарстан Республикасы Рөстәм Миңнеханов.

“Без WorldSkills стандартлары нигезендә һөнәри осталык буенча дөнья чемпионаты партнеры буларак чыгыш ясауыбызга шатбыз. Бу – илебездә белгечләрнең һөнәри әзерлек дәрәҗәсе үсешенә китергән уртак көчләребезнең нәтиҗәлелеген тану”, - дип билгеләп узды “СИБУР Холдинг” идарә рәисе Дмитрий Кононов.

“СИБУР – масштаблы кадрлар үзгәреше тәкъдим итүче, һәм санлы икътисад компетенцияләре белән бәйле киләчәк һөнәрләрен җитештерүгә актив кертүче алдынгы компанияләрнең берсе. Партнерыбызның тәҗрибәсе һәм ярдәме WorldSkills Kazan 2019 - һөнәри осталык буенча 45 нче дөнья чемпионатына әзерлек вакытында бәяләп бетергесез булачак”, - дип билгеләп узды “Яшь профессионаллар” (WorldSkills Russia) берлеге генераль директоры Роберт Уразов.

WorldSkills Kazan 2019

Россиянең 2019 елдагы иң төп халыкара вакыйгасы - WorldSkills Competition 2019 -  һөнәри осталык буенча 45 нче дөнья чемпионаты 22-27 август көннәрендә Казанда узачак. Анда 56 компетенция буенча  67 илдән килгән 1400 артык конкурсант ярышачак.

Чемпионат үткәрү хокукын Казан 2015 елда WorldSkills International халыкара хәрәкәтендә катнашучы илләр сайлавы нәтиҗәсендә алды. Россиядә WorldSkills хәрәкәте барлык 85 төбәкне дә колачлый, һәм кадрлар әзерләү өлкәсендә приоритет проектларның берсе булып тора.

СИБУР

СИБУР – Россиянең нефтехимия өлкәсе лидеры һәм бу секторның 26 меңнән артык хезмәткәре булган  дөньядагы иң эре компанияләрнең берсе. Уникаль вертикаль интеграцияле бизнес моделе дөньяның сиксән илендә кулланучылар товарлары һәм автомобильләр җитештерүендә, төзелештә, энергетикада, шулай ук химия сәнагатендә һәм башка өлкәләрдә кулланылучы югары сыйфатлы продукция булдырырга ярдәм итә.

СИБУР нефть һәм газ табуның өстәмә продуктларын эшкәртә һәм шул рәвешле аларны яндырганда СО2 бүленеп чыгаруын кимтеүгә өлеш кертә. 2018 елда СИБУР 22,3 млрд м3 иярчен нефть газы эшкәрткән һәм шуның белән 72 млн тоннадан артык парник газлары бүленеп чыгаруга юл куймаган, бу урта бер Европа иле бүлеп чыгарган СО2 еллык күләме белән чагыштырырлык.

2018 елда СИБУР кереме 9,1 млрд. АКШ доллары тәшкил иткән, EBITDA буенча  – 3,3 млрд АКШ доллары.

Һөнәри осталык буенча 45 нче WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатын оештыру комитетының матбугат хезмәте

ТР Президенты Матбугат хезмәте фотосы