Интернет-портал архивлаштырылган. WorldSkills хакында актуаль мәгълүмат белән worldskills.org сайтында танышырга мөмкин.

WorldSkills International вәкилләре инспекция визиты белән Казанга килделәр

Рәсми чара

22.08.2017, 20:08

Казанда - WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатын кабул итәчәк шәһәрдә 21 нче августтан 25 енә кадәр WorldSkills International секретариаты вәкилләре, “Яшь профессионаллар (Ворлдскиллс Россия)” союзы һәм “Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО хезмәткәрләре катнашында проектлау сессияләре бара.

Үзенең сәламләү чыгышында WorldSkills башкаручы директоры Дэвид Хоуи “Казанның заявка кампаниясе бик көчле, бик күп планнарны һәм вәгъдәләрне колачлаган иде” дип белдерде. WorldSkills International аларның барысы да гамәлгә ашырылыр дип ышана һәм WorldSkills Kazan 2019 һөнәри осталык буенча “Ворлдскиллс” стандартлары нигезендәге дөньякүләм ярышлар тарихында иң яхшысы булыр дип өметләнә.

“Россия WorldSkills хәрәкәтенә 2012 елда кушылды һәм шуннан соң 7 ел узуга дөнья чемпионатын кабул итәргә җыена! Бу Чемпионат – безнең хәрәкәткә кертелгән өлеш кенә түгел, бу Россия базарына да кертем, бу илдә профессиональ белем бирү системасын үстерү коралы да, чөнки WorldSkills хәрәкәте индустрия белән тыгыз бәйләнештә. Чемпионатны оештыру зур чыгымнар таләп итә, әмма ахырдан алар тулысынча капланачак”.

Шулай ук кереш өлеш кысаларында “Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО генераль директоры урынбасары Эмиль Гобәйдуллин Чемпионатка әзерлек буенча башкарылган эшләргә хисап бирде. Аның чыгышыннан 2019 елдагы ярышларны үзендә кабул итәчәк “Казан Экспо” ХКҮ төзелеше барышы, Чемпионат инфраструктурасы, аерым алганда  WorldSkills Village (WorldSkills авылы) – катнашучылар һәм экспертлар яшәячәк урын турында, шулай ук WorldSkills Kazan 2019 чарасының коммуникация, партнерлык, илчелек һәм волонтерлык программаларын эшләтеп җибәрү турындагы мәгълүматлар да алынды.

“Әлеге проектлау сессиясендә без 2019 елда узачак дөнья чемпионаты турында гына сөйләшеп калмыйча, мирас булып калачак башка проектлар, мисалга, WorldSkills Academy, FutureSkills кебекләр турында да сөйләшәбез. Без монда һөнәри осталык буенча “Ворлдскиллс” стандартлары нигезендәге тарихта иң яхшы чемпионатны уртак эшчәнлек нәтиҗәсендә оештыру өчен генә түгел, аннан соң дөньяда иң яхшы мирас – профессиональ-техник белем бирү һәм әзерлек системасын калдыра алу өчен дә эшли алырбыз дип ышанам”, - диде “Яшь профессионаллар (Ворлдскиллс Россия)” союзы генераль директоры Роберт Уразов.

WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионаты Оештыру комитеты матбугат хезмәте