Интернет-портал архивлаштырылган. WorldSkills хакында актуаль мәгълүмат белән worldskills.org сайтында танышырга мөмкин.

Казанда WorldSkills: МегаФон профессионалларны цифрлы икътисадка әзерләргә ярдәм итәчәк

Партнерлар

05.02.2019, 07:12

Цифрлы оператор чемпионатта катнашучылар, оештыручылар, волонтерлар һәм WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатына әзерлеккә җәлеп ителгән вакытлы персонал өчен мобиль элемтә һәм Интернетка керү хезмәтләрен тәкъдим итә. Моннан тыш, оператор ярышларны оештыручыларга ярышларда катнашучыларны, рәсми делегацияләр әгъзаларын һәм башка клиентлар төркемнәрен смс-мәгълүматлаштыруны гамәлгә ашырырга ярдәм итәчәк.

“МегаФон” Казанда 2019 елның 22 августыннан 27сенә кадәр һөнәри осталык буенча WorldSkills стандартлары нигезендә узачак 45 нче дөнья чемпионатының цифрлы партнеры булачак. Килешү имзалауның рәсми тантанасы 5 февральдә Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы коллегиясе утырышында узды.

“МегаФон” Россиянең яңа профессияләр барлыкка килү һәм булганнарын үзгәртү белән турыдан-туры бәйле булган цифрлы киләчәген төзүдә катнаша. Бүгенге көндә цифрлаштыру IT, медиа һәм телеком өлкәсендә генә түгел, эшче һөнәрләрдә, сервис һәм инженерлык һөнәрләрендә дә күзәтелә. Безнең максат – softskills үсешенә максималь булышлык итү, яшьләргә якындагы елларда илебезнең цифрлы икътисадының нигезе булачак профессияләрне сайларга булышу, - дип белдерде “МегаФон” компаниясенең генераль директоры Геворк Вермишян.

“Ышанычлы элемтә һәм Интернетка җәһәт керү – чемпионатны югары дәрәҗәдә уздыру өчен мөһим шарт. Сервис элемтәсенең өзлексез эшләве алда торган булычларның иң мөһиме. Бу мәсьәләне хәл итүдә безгә ышанычлы партнер – “МегаФон” булышачагына шатбыз, - диде “Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО генераль секретаре, дөнья чемпионатының операцион директоры Ранко Тепавчевич.

WorldSkillsKazan 2019 турында

2019 елда Россиядә төп халыкара вакыйга - һөнәри осталык буенча 45 нче WorldSkills Competition 2019 дөнья чемпионаты - Казанда 2019 елның 22 августыннан 27сенә кадәр узачак. Анда 60тан артык илдән 1600дән артык конкурсант 56 компетенциядә ярышачаклар.

Чемпионатны уздыру хокукына Казан 2015 елда WorldSkills International халыкара хәрәкәтендә катнашучы барлык илләрнең тавыш бирүләре нәтиҗәсендә ия булды. Россиядә WorldSkills Russia хәрәкәте барлык 85 төбәкне колачлый һәм кадрларны әзерләү өлкәсендә өстенлекле проектларның берсе булып тора.

Һөнәри осталык буенча 45 нче WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатын оештыру комитетының матбугат хезмәте