Интернет-портал архивлаштырылган. WorldSkills хакында актуаль мәгълүмат белән worldskills.org сайтында танышырга мөмкин.

WorldSkills флагы Финляндиядә

Эстафета

14.05.2018, 16:40

WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионаты командасы 14 нче майда флаг белән Тампере шәһәрендә булды.

Эстафета тантанасы Тампере Холл конгресс үзәгендә узган Taitaja 2018  милли чемпионаты ачылышы кысаларында узды. Чара барышында флагка 2005 елда Финляндия башкаласы Хельсинкида узган дөнья чемпионаты логотибы төшерелде. Тампередагы тукталыш - WorldSkills флагының дөнья буйлап сәяхәтендә сигезенче тукталышы.

Тантанада шулай ук алда көтелә торган вакыйга - Татарстан башкаласында киләсе елның август аенда узачак WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионаты да презентацияләнде. WorldSkills дөнья ярышлары 50дән артык компетенциядә ярышыр өчен барлык планетадан профессионалларны безгә җыячак.

WorldSkills флагы эстафетасы узган ел башланды. Флаг Казанга WorldSkills Abu Dhabi 2017 дөнья чемпионаты ябылышы тантанасында тапшырылган иде. Аннан соң ул Сочига кайтарылды һәм “Флаг эстафетасы” рәсми стартны шуннан алды. 2017 елның декабрендә флаг Халыкара космик станциягә озатылды, анда ике айдан артык булып, Җиргә 2018 елның февраль ахырында кайтарылды.

Флаг шулай ук Тайпэй Провинциясендә, Австралиядә, Канадада, Португалиядә, Швейцариядә, Бразилиядә, Австриядә, Италиядә, Бөекбританиядә, Франциядә, Япониядә дә булачак.

Аннан соң флаг эстафетасы сәяхәтен Россия буйлап башлап җибәрәчәк: РФнең 85 субъектын, шулай ук Татарстан Республикасының 2 шәһәр округын һәм 43 муниципаль районын колачлау күздә тотыла. Казанга флаг WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионаты ачылышы көнендә кайтып җитәчәк. Дөнья чемпионаты Казанда 2019 елның 22 нче августыннан 27сенә кадәр узачак.

Һөнәри осталык буенча WorldSkills Kazan 2019 45 нче дөнья чемпионатын оештыру комитетының матбугат хезмәте