Интернет-портал архивлаштырылган. WorldSkills хакында актуаль мәгълүмат белән worldskills.org сайтында танышырга мөмкин.

WorldSkills флагын Кабардино-Балкариядә каршы алдылар

Эстафета

04.03.2019, 11:05

WorldSkills флагы язны Кабардино-Балкария Республикасында каршы алды. Флагны сәламләү тантанасы 2 нче мартта Х.М.Бербеков исемендәге Кабардино-Балкария дәүләт университетында “Яшь профессионаллар” төбәк чемпионаты ябылышы кысаларында узды.

Бер көн элек Нальчикның төп мәйданы – Россиягә кушылуга 400 ел мәйданыннан (аны биредә Мария мәйданы дип тә йөртәләр)  флагны“Строитель” колледжына алып килделәр. Флаг шулай ук “Авангард” предприятиесендә, рәссам-модельер МәдинәСаральпның арт-үзәгендә һәм “Кояшлы шәһәр” балалар сәнгате үзәгендә дә булды.

Инде билгеле булганча, WorldSkills флагы эстафетасының Россия этабы 2018 елның августында Көньяк Сахалинда узган “Яшь профессионаллар” (WorldSkillsRussia) VI милли чемпионаты финалында башланды. Флаг Россия Федерациясенең 24 субъектында булып чыгачак. Эстафетаның Россия этабы корпоратив һәм тармак чемпионатлары кысаларында узачак, федераль округларның барлык үзәкләренә дә кагылачак ул. Флаг Россия Федерациясендә сәнәгать лидерларын һәм зур предприятиеләрне әйләнеп чыгачак, аннан соң исә сәяхәтен Татарстан Республикасы буйлап дәвам итәчәк. Флаг этафетасының финал ноктасы исә Казанда 2019 елда һөнәри осталык буенча “Ворлдскиллс” стандартлары нигезендә узачак 45 нче дөнья чемпионаты булачак.

WorldSkills флагы эстафетасы узган ел башланып киткән иде. Флаг һөнәри остылык буенча чираттагы дөнья чемпионатын кабул итәчәк Казан шәһәренә WorldSkillsAbuDhabi 2017 дөнья чемпионаты ябылышы вакытында тантаналы рәвештә тапшырылды. Аннан соң аны Сочига алып кайттылар, “Флаг эстафетасы” проектына старт шуннан бирелде. 2017 елның декабрендә флаг Халыкара космик станциягә җибәрелде һәм анда ике айдан артык булып, 2018 елның февралендә Җиргә әйләнеп кайтты. Эстафетаның Мадридта узган халыкара этабы старт алганнан соң флаг һөнәри осталык буенча дөнья чемпионатларын алдарак кабул иткән 20 ил буйлап сәяхәткә чыкты. 

WorldSkills флагы инде Германиядә, Нидерландта, АКШта, Корея Республикасында, Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә, Португалиядә, Финляндиядә, Франциядә, Ирландиядә, Швейцариядә, Австралиядә, Канадада, Италиядә, Бельгиядә, Бөекбританиядә, Австриядә, Бразилиядә, Япониядә булырга өлгерде. Россиягә флаг Кытай Тайбэеннан кайтты, ул илдә флагны 48 нче WorldSkills милли чемпионаты вакытында сәламләгәннәр иде. Һәрбер илдә флагка ул илләрдә узган ярышларның логотиплары төшерелде.

 

Һөнәри осталык буенча 45 нче WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатын оештыру комитетының матбугат хезмәте