Интернет-портал архивлаштырылган. WorldSkills хакында актуаль мәгълүмат белән worldskills.org сайтында танышырга мөмкин.

WorldSkills флагы эстафетасы Швейцариягә барып җитте

Эстафета

28.05.2018, 15:00

Швейцариядә 28 нче майда WorldSkills флагын каршы алдылар. Бу инде флагның дөнья буйлап сәяхәтендәге 11 нче тукталышы.

Чара һөнәри осталык буенча дөнья чемпионатларын 1997 һәм 2003 елларда кабул иткән  Санкт-Галлен шәһәрендә узды. Чара барышында флагка әлеге ярышларның, шулай ук 1968 елда Берн шәһәрендә узган чемпионат логотиплары төшерелде. Флагны каршы алу тантанасы шәһәр парламентында узды.

Эстафета тантанасы WorldSkills Abu Dhabi 2017 дөнья чемпионатының төп объекты - ADNEC күргәзмәләр үзәгендә WorldSkills стандартлары нигезендә уздырылган Emirates Skills милли чемпионатының ябылу тантанасы кысаларында узды. Чарада флагка узган ел узган дөнья ярышларының логотибы төшерелде.

Тантанада шулай ук алда көтелә торган вакыйга - Татарстан башкаласында киләсе елның август аенда узачак WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионаты да презентацияләнде. WorldSkills дөнья ярышлары 50дән артык компетенциядә ярышыр өчен барлык планетадан профессионалларны безгә җыячак.

WorldSkills флагы эстафетасы узган ел башланды. Флаг Казанга WorldSkills Abu Dhabi 2017 дөнья чемпионаты ябылышы тантанасында тапшырылган иде. Аннан соң ул Сочига кайтарылды һәм “Флаг эстафетасы” рәсми стартны шуннан алды. 2017 елның декабрендә флаг Халыкара космик станциягә озатылды, анда ике айдан артык булып, Җиргә 2018 елның февраль ахырында кайтарылды.

Флаг шулай ук Тайпэй Провинциясендә, Австралиядә, Канадада, Бразилиядә, Австриядә, Италиядә, Бөекбританиядә, Япониядә дә булачак.

Аннан соң флаг эстафетасы сәяхәтен Россия буйлап башлап җибәрәчәк: РФнең 85 субъектын, шулай ук Татарстан Республикасының 2 шәһәр округын һәм 43 муниципаль районын колачлау күздә тотыла. Казанга флаг WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионаты ачылышы көнендә кайтып җитәчәк. Дөнья чемпионаты Казанда 2019 елның 22 нче августыннан 27сенә кадәр узачак.

Һөнәри осталык буенча WorldSkills Kazan 2019 45 нче дөнья чемпионатын оештыру комитетының матбугат хезмәте