Интернет-портал архивлаштырылган. WorldSkills хакында актуаль мәгълүмат белән worldskills.org сайтында танышырга мөмкин.

Coca-Cola – һөнәри осталык буенча 45 нче WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатының рәсми партнеры

Партнерлар

24.05.2018, 11:35

24 нче майда 2018 елгы Петербург халыкара икътисадый форумы кысаларында һөнәри осталык буенча 45 нче WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатын оештыручылар һәм Россиядә Coca-Cola системасы арасында партнерлык килешүен имзалау тантанасы булды.

Имзалау тантанасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Coca-Colaның Россия, Украина, Беларусь, Польша, Латвия, Литва, Эстония һәм Молдовадагы генераль директоры Лана Попович, Coca-Cola HBC Россия генераль директоры Стефанос Вафеидис, “Яшь профессионаллар (Ворлдскиллс Россия )” профессиональ берләшмәләрне һәм эшче кадрларны үстерү агентлыгы” союзы генераль директоры Роберт Уразов, Татарстан Республикасы яшьләр эшләре һәм спорт министры, 2019 елда һөнәри осталык буенча 45 нче WorldSkills Kazan дөнья чемпионатын оештыру комитеты әгъзасы Владимир Леонов катнаштылар.

“Татарстан Coca-Cola белән хезмәттәшлектә зур тәҗрибәгә ия. Компания бзнең илдә, аерым алганда республикабызда узган ярышларның партнеры буларак күп тапкырлар катнашты. Без Coca-Colaга файдалы хезмәттәшлекне дәвам итү мөмкинлеге өчен рәхмәтлебез”, - диде Рөстәм Миңнеханов.  

Роберт Уразов, үз чиратында: “Без яңа глобаль партнерга – дөньядагы иң билгеле брендларның берсенә бик шатбыз. Бизнес Worldskills Russia хәрәкәтенә торган саен активрак кереп бара, туристлык тармагы вәкилләре дә зур кызыксыну күрсәтәләр. Берничә атнадан Мәскәүдә логистика компанияләре арасында Logistic Skills чемпионат узачак. Барыгызны да Красная Преснядагы Экспоүзәккә чакырам”, - дип белдерде.  

Лана Попович Coca-Cola исеменнән WorldSkills Kazan 2019 чемпионатының Алтын партнеры булу дәрәҗәсе өчен рәхмәтен белдерде. “Һөнәри осталык буенча дөнья чемпионаты Coca-Cola компаниясе өчен бик әһәмиятле. Без аның нәкъ менә Татарстанда узуына бик шатбыз, безнең хезмәттәшлек тарихы бик бай бит. Ярышларның иң югары дәрәҗәдә узачагына ышанабыз”, - диде.

“Безгә күрсәтелгән ышаныч өчен оештыручыларга зур рәхмәтемне бедерәсем килә. Һөнәри осталык буенча дөнья чемпионаты безнең өчен бик әһәмияле. Ул бенең Татарстан Республикасы белән хезмәттәшлектә төзи торган диварыбызның тагын бер кирпече булып торачак”, - диде Стефанос Вафеидис.

WorldSkills Kazan 2019

2015 елның 10 августында WorldSkillsInternational (WSI) Генераль ассамблеясында Россия һөнәри осталык буенча 45 нче дөнья чемпионатын уздыру хокукын яулады. Чемпионат Казанда 2019 елның августында узачак. Оештыручыларның төп максатлары – җәмәгатьчелек игътибарын эшче һөнәрләргә җәлеп итү, аларның популярлыгын арттыру һәм югары профессиональ стандартлар формалаштыруга шартлар тудыру. WorldSkills ярышларын еш кына “Эшче куллар Олимпиадасы” дип атыйлар. Казандагы чемпионатта 1 600 дән артык катнашучы булыр дип көтелә. Алар 56 компетенция ярышларда көч сынашачаклар. Аларның эшләренә исә 60 тан артык илдән булган 1 500 дән артык эксперт бәя бирәчәк.

Һөнәри осталык буенча WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатын оештыручылар буларак WorldSkillsInternational халыкара коммерцияле булмаган оешмасы, WorldSkills хәрәкәтенең “Яшь профессионаллар (Ворлдскиллс Россия )” профессиональ берләшмәләрне һәм эшче кадрларны үстерү агентлыгы” союзы Россия операторы һәм “Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО чыгыш ясыйлар. 

Россиядә Coca-Cola системасы

Россиядә Coca-Cola системасы үз эченә “Кока-Кола Софт Дринк Консалтинг” ҖЧҖ һәм Coca-Cola HBC Россия оешмаларын ала, бу исә системаны алкогольсез эчемлекләр базары лидерларының берсе һәм иң зур чит ил инвесторларының берсе итә. Россиядә эшли башлаган вакытыннан алып Coca-Cola системасы Россия икътисадына $5,7 млрд. инвестицияләде. Сатып алуларның 90% ын компания локаль тәэмин итүчеләрдә гамәлгә ашыра.

Coca-Cola –FIFA, Россия футбол союзы, Футбол буенча Россия җыелма командасы, ел саен 700 000 яшь уенчылар ктанаша торган “Кожаный мяч — Кубок Coca-Cola” бөтенроссия футбол яшүсмерләр турнирының рәсми партнеры.

Россиядәге Coca-Cola системасы ил тормышының аерылгысыз өлеше һәм РФ икътисадый үсешенең актив катнашучысы булып торуы белән горурлана.

Һөнәри осталык буенча WorldSkills Kazan 2019 45 нче дөнья чемпионатын оештыру комитетының матбугат хезмәте