Интернет-портал архивлаштырылган. WorldSkills хакында актуаль мәгълүмат белән worldskills.org сайтында танышырга мөмкин.

Лицензияләү программасы

“Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО һәм “Яшь профессионаллар (Ворлдскиллс Россия)” һөнәри берләшмәләрне һәм эшче кадрларны үстерү агентлыгы” Союзы оештыручылары булган Казанда 2019 елда һөнәри осталык буенча “Ворлдскиллс” стандартлары нигезендәге 45 нче дөнья чемпионаты (алга таба – Чемпионат) кысаларында Лицензияләү программасы эшләнгән.

Кызыксынган юридик затлар һәм шәхси эшкуарлар, программада катнашу өчен заявка биреп, сайлау процедурасын үткәч, Чемпионат символикасы белән булган продукцияне алга таба җитештерү һәм тарату максатыннан Чемпионат символикасын файдалану хокукын алу өчен сублицензияле килешү төзи алалар.

Әлеге программа Чемпионат символикасы белән югары сыйфатлы һәм артык кыйммәт бәяле булмаган лицензияле продукция җитештерүне максат итә.

Заявка формасы

Заявканы lic@worldskillskazan2019.com адресына 2019 елның 15 апреленә кадәр җибәрегез.

Программаның төп максатлары

  • Лицензияле продукциянең уңай образын формалаштыру һәм аның көндәшлеккә каршы тору сәләтен, аңа сорауны арттыру;
  • Россиядә һәм Татарстанда кече һәм урта бизнесны стимуллаштыру;
  • Зур халыкара чарасында катнашу кысаларында илдәге һәм Татарстан Республикасындагы эчке базарларны үстерү.

Программада катнашу өчен шартлар

  • РФ гамәлдәге законнары нигезендә билгеләнгән тәртиптә теркәлгән юридик зат яки шәхси эшкуар булып торырга;
  • Чемпионат символикасы белән булган продукцияләрен файдалану планлаштырыла торган товарлар һәм (яки) хезмәт күрсәтүләр базарында үз эшчәнлеген өзеклексез гамәлгә ашырырга;
  • РФ законнарында турыдан-туры каралган очракларда тиешле барлык махсус рөхсәтләргә  (лицензияләр, таныклыклар һәм башкалар)  ия булырга;
  • Лицензиат эзләү буенча Нигезләмәдә күрсәтелгән мәгълүматта булган башка таләпләргә җавап бирергә.

Контактлар

Хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча lic@worldskillskazan2019.com адресына мөрәҗәгать итүегезне сорыйбыз.