Интернет-портал архивлаштырылган. WorldSkills хакында актуаль мәгълүмат белән worldskills.org сайтында танышырга мөмкин.

Казан Экспо

“Ворлдскиллс” стандартлары нигезендә һөнәри осталык буенча 45 нче дөнья чемпионаты “Казан Экспо” Халыкара күргәзмәләр үзәге территориясендә узды.

“Казан Экспо” Чемпионат үткәрү өчен махсус төзелде. Объект “Казан” халыкара аэропорты янында урнашкан һәм 74,8 гектар мәйданны били.

main_banner.jpg

“Казан Экспо” халыкара күргәзмәләр үзәге – ул халыкара дәрәҗәдәге күп функцияле күргәзмә комплексы, төрле форматтагы һәм катлаулыктагы халыкара һәм милли күргәзмәләр, конгресслар, форумнар һәм башка масштаблы чаралар үткәрү өчен заманча бизнес-арена.

Күргәзмәләр үзәгенең “Казан” халыкара аэропортына һәм Чемпионат конкурсантлары һәм экспертлары яшәгән WorldSkills Авылына якын урнашуы чарада катнашучыларны килү һәм транспортта йөртү өчен уңайлы шартлар белән тәэмин итте.

 

 

Безнең контактлар

Адрес

 

Татарстан Республикасы, Лаеш районы, Олы Кабан авылы, Выставочная урамы, 1 

Телефон

+7 (843) 567-22-99

EMAIL

expooffice@kazanexpo.ru