Интернет-портал архивлаштырылган. WorldSkills хакында актуаль мәгълүмат белән worldskills.org сайтында танышырга мөмкин.

Суыткыч техника һәм кондиционер системалары

Суыткыч техника һәм кондиционер системалары инженеры җылыту һәм суыту өчен сәнәгать, коммерцияле һәм көнкүреш системаларын мотажлау, аларга техник хезмәт күрсәтү, аларны төзекләдерү буенча эшләрне башкара.

Әлеге профиль белгече торак йортларда һаваны җылыту-суыту җайланмалары урнаштыра, электр җиһазларындагы төзексезлекләрне ачыклый һәм төзәтә, зур күләмдәге азык-төлек продуктларын сакларга мәҗбүр предприятиеләр өчен зур суыту җайланмалары ясый. Суыткыч техника һәм кондиционер системалары инженерлары электроника белән эш итә белергә һәм һава агымнарын проектлау күнекмәләренә, шулай ук төрле эш шартларында эшләү өчен сыгылмалылыкка ия булырга тиеш.

Тиешле стандартлар нигезендә җиһазларның куркынычсыз һәм ышанычлы эшләвен тәэмин итү, төзексезлекләрне диагностикалау, системаларга техник хезмәт күрсәтү һәм аларны камилләштерү, системаларны һәм аларның эш үзенчәлекләрен тирәнтен белү - әлеге төр белгечләрнең төп күнекмәләре. 

Шулай ук алар аралашучан, детальләргә игътибарлы булырга, кешеләр белән эшләргә туры килгәнлектән, аралашу культурасына ия булырга тиешләр.  

Бу өлкә белгечләре суыту җайланмаларын һәм кондиционерлаштыру системаларын урнаштыру буенча подряд оешмаларында, азык-төлек продуктларын күпләп сату предприятиеләрендә, инженер-техник фирмаларда, ваклап сату кибетләрендә һәм клиентларга хезмәт күрсәтү пунктларында эшлиләр. Коммерцияле һәм торак биналар төзелеше әлеге өлкә белгечләренә сорау артуга китерер дип фаразлана. Климат белән идарә итүнең югары технологияле системалары сегменты үсеше, шулай ук суыту техникасы һәм кондиционерлау системалары буенча югары әзерлекле инженерларга ихтыяҗ тудыра.

Тулырак мәгълүмат Яшерергә

Компетенциянең төп партнерлары

Конкурсантлар һәм нәтиҗәләр

Александр Леушин

Россия

747

Чжухван Го

Корея

745

Патрик Бреннан

Австралия

739

Кызыклы фактлар

Кызудан сакланыр өчен, борынгы дөнья хакимнәре сарайларны күләгәле бакчалар һәм сулар белән уратканнар, базларны боз белән тутырганнар, ә үзләре янында җилпәзә тоткан хезмәтчеләр басып торган.

Суыткычның беренчел образы булып Франция инженеры Фердинанд Карреның 1860 елда тәкъдим иткән һәм су бозы алу өчен тәгаенләнгән аппараты санала.

1911 елда General Electric компаниясе беренче гомумкулланыш суыткычын чыгарган. Ул Франция монахы һәм физика укытучысы Марсель Одиффрен проекты буенча эшләнгән.

Дөньядагы беренче кондиционерны 1902 елда Америка инженеры Уиллис Карриер уйлап тапкан. Ул басма сыйфатын начарайтучы дымлылык белән көрәшү өчен тәгаенләнгән булган.

Чын “тере кондиционер”булып дөя санала. Аның борынында эшләнеп чыгучы лайла чүлнең  үпкәгә үтеп керүче коры һавасын дымга туендыра.

Компетенцияләр буенча ярышлар ничек уза?
1
Конкурсантлар конкурс биреме ала
2
Конкурсантлар конкурс биремен башкара һәм тәмамланган/тәмамланмаган эшләрен билгеләнгән вакытка җибәрә
3
Эскпертлар төркеме конкурсантларның WSI стандартлары буенча башкарылган конкурс биремнәрен бәялиләр
4
Мәгълүмати система нигезендә нәтиҗәләрне санау башкарыла һәм җиңүчеләр исемлеге төзелә
5
Җиңүчеләр ябылу тантанасында бүләкләнә

Партнерлар

Компетенция турында тулырак мәгълүмат белән Шәхси кабинетта танышырга мөмкин.