Интернет-портал архивлаштырылган. WorldSkills хакында актуаль мәгълүмат белән worldskills.org сайтында танышырга мөмкин.

Су технологияләре

Су белән тәэмин итү буенча инженер-техник су үрнәкләрен тикшерә, фильтрлау системасын карап тикшереп тора, тимер һәм пластик торбаларны эшкәртә, торбаүткәргечләргә, кече электр җайланмаларына техник карау уздыра. Мондый белгечләр муниципаль һәм сәнәгать су белән тәэмин итү компанияләрендә эшли.

Әлеге профиль инженер-технигы су белән тәэмин ителеш предприятиесендә яки пычрак суларны чистарту компаниясендә эшлиме, мөһим түгел, әмма ул кайда да җиһазларның торышын тикшереп торырга, килеп чыккан кыенлыкларны теркәп  алырга, төрле җавапларны рәсмиләштерергә, сәнәгать предприятиеләрендә һәм коммуналь челтәрләрдә технологик процессларны контрольдә тотарга һәм җиһазларны төзекләндерергә тиеш.

Бу максатларга ирешүөчен мондый белгеч механика, химия, биология, электротехника, автоматлаштыру һәм әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәләрендә тәҗрибәгә ия булырга тиеш. Су белән тәэмин ителеш буенча инженерлар шулай ук бик яхшы аналитик күнекмәләргә, коллективта эшләү күнекмәләренә ия булырга һәм кыенлыкларны хәл итә белергә тиешләр. Эш вакытын планлаштыра белү һәм аралашу сәләтләренә ия булу да бик мөһим. Өстәвенә, төрле җиһазлар, химик һәм агулы матдәләр белән эш иткәнлектән, алар куркынычсызлык кагыйдәләрен белергә һәм аларны үтәргә тиеш.

Су – дөньяда иң мөһим ресурсларның берсе, шуңа да мондый төрдәге белгечнең эше беренчел әһәмияткә ия. Киләчәктә хөкүмәтнең игътибары һәм акчалары суны нәтиҗәле куллануга һәм пычрак суларны чистартуга юнәлдереләчәк, бу исә су белән тәэмин ителеш өлкәсендә әйләнә-тирә мохитне саклау мәсьәләләрендә компетентлы инженер-техникларга ихтыяҗ артуга китерәчәк.

Тулырак мәгълүмат Яшерергә

Компетенциянең төп партнерлары

Конкурсантлар һәм нәтиҗәләр

Луфэн Цзэн

Кытай

721

Асватха Нараяна Санагаварапу

Һиндстан

720

Джон Чэнь

Сингапур

715

Кызыклы фактлар

Яңа шәһәр төзегәндә борынгы римлылар беренче чиратта юллар һәм суүткәргечләр үткәргәннәр.

Килеп чыгышына, аңардагы матдәләрең санына һәм аларның үзлекләренә карап, суны 1300 төргә бүләләр.

Суның H₂O формуласы фәкать теория нәтиҗәсе булып тора, чынлыкта суда аның химик формуласын үзгәртүче төрле тоз эремәләре һәм катнашмалар бар.

Чынлыкта суның халәтләре гадәттә кабул ителгәннәргә караганда күбрәк. Газ халәте, сыек агрегат халәтнең 5 төре һәм каты халәтнең 4 төре бар.

Компетенцияләр буенча ярышлар ничек уза?
1
Конкурсантлар конкурс биреме ала
2
Конкурсантлар конкурс биремен башкара һәм тәмамланган/тәмамланмаган эшләрен билгеләнгән вакытка җибәрә
3
Эскпертлар төркеме конкурсантларның WSI стандартлары буенча башкарылган конкурс биремнәрен бәялиләр
4
Мәгълүмати система нигезендә нәтиҗәләрне санау башкарыла һәм җиңүчеләр исемлеге төзелә
5
Җиңүчеләр ябылу тантанасында бүләкләнә

Партнерлар

Компетенция турында тулырак мәгълүмат белән Шәхси кабинетта танышырга мөмкин.