Полимер материаллардан эшләнмәләр ясау
Полимер материаллардан проектлау сызымнары нигезендә әйберләр ясау буенча инженер үзкыйммәтләре түбән булган югары сыйфатлы эшләнмәләрне массакүләм җитештерү мөмкинлеген бирүче пластмасс кою формаларын эшли һәм җитештерә.
Әлеге өлкә белгечләре автомобильләр, телефоннар, көнкүреш техникасыннан алып медицина җиһазларына һәм полимер материаллар кулланыла торган теләсә кайсы башка әйбергә кадәр булган төрле продукция җитештерү чылбырының хәлиткеч буыны булып торалар.
Әлеге өлкә белгече мәгълүматлар һәм саннар белән эш итүдә, пластмассаны кулдан һәм механик эшкәртү, шомарту, җыю, сынау, шулай ук төзексезлекләрне эзләп табу һәм бетерүдә югары күнекмәләргә ия булырга тиеш. Пластмасс детальләрне проектлау механик җайланмалар белән эш итә белүне, полимер массаларның сыйфатын һәм технологик процессларны тирәнтен аңлауны сорый. Бу өлкә белгечләре бик күп төрле кыенлыклар белән очраша. Шуларны тиешенчә хәл итү өчен алардан иҗади фикерләү һәм күзаллый белү сорала. Моннан тыш, полимер материаллардан эшләнмәләр ясаучы осталар, төрле инженерлар, химиклар, контролерлар, проектлаучылар, нормалаучы-техниклар һәм башка техник белгечләр белән үзара нәтиҗәле хезмәттәшлек итәр өчен кешеләр белән аралаша белергә тиешләр.
Якындагы елларда әлеге секторда хезмәт базары үсәчәк дип фаразлана. Технологияләр, санлы программа белән идарә итү станоклары, югары тизлекле механик эшкәртү системалары гел камилләшеп тору һәм тулысынча автоматлаштырылган җитештерүләр барлыкка килү шартларында мондый системаларны җайга салу, аларны күзәтеп тору һәм техник хезмәт күрсәтү буенча белгечләр торган саен күбрәк таләп ителәчәк.
Конкурсантлар һәм нәтиҗәләр
Владислав Розов
726
Витор Гальдино
720
Сэньжуй Лу
703
Мохаммад Хафид Мифтах Фаузи
701
Чэнь Хао Као
701